tatruen
Баш бит / Татар дөньясы (белешмә) / Иҗат коллективлары / «Күңелле Янтык» бию коллективы
Танцевальный коллектив «Веселый Янтык»
Танцевальный коллектив «Веселый Янтык»

«Күңелле Янтык» бию коллективы

«Күңелле Янтык» бию коллективы 2004 нче елны Төмән өлкәсе Төмән районы Янтык поселыгында оеша. Аның җитәкчесе Гөлнур Вәддүт кызы  Хәкимова.

Коллектив район, өлкә күләмендә оештырылган чараларда  актив катнышып килә. Балалар   өчен оештырылган “Утренняя звезда”төрки халыклар смотр–конкурсында Беренче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булдылар. Ел саен ансамбль өлкәдә узучы балалар конкурсларында,  милли бәйрәмнәрдә актив катнашып килә. 2012 нче елда Төмән өлкәсендә узган татар фольклор фестивалендә “Күңелле Янтык ” коллективы лауреат исеме алды һәм икенче дәрәҗәдә диплом белән бүләкләнде.

Бию коллективы репертуарында халык биюләре, хореографик сюжетлар каралган. Ансамбль составында Янтык мәктәбенең  12  укучысы. Коллектив мәктәп,  район, өлкә күләмендә уздырылган чаралардан читтә калмый.