tatruen
Баш бит / Фотоальбомнар (страница 58)

Рубрика: Фотоальбомнар

Бишкәктә “Уйна, гармун” Халыкара фестивале үтте

Апрель ае ахыры Бишкәктәге музыка сөючеләргә кызыклы һәм матур бәйрәм алып килде. Кыргызстан башкаласында - "Уйна, гармун" Халыкара фестивале үтте.

Дәвам »

Уфада Туфан Миңнуллин әсәрен яңача укыдылар

Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында күптән түгел татар драматургы Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” әсәре буенча куелган “Мин – хатын-кыз” спектакле премьерасы үтте. Яшь режиссер Илсур Казакбаев билгеле әсәрне нигез итеп алып үзенчәлекле һәм кызыклы тамаша әзерләгән. Яшь буын артистлар белән бергә спектакльдә Гафури театрының танылган, татар тамашачысы күңелен күптән яулаган Илсөяр Газетдинова, Гүзәл Маликова, Сара Буранбаева, ...

Дәвам »

Актаныштагы Кыркаентүбәсе авылында “Карга ботка”сын 1 майда пешерделәр (фоторепортаж)

Актаныш районы Кыркаентүбәсе авылында татар халкының “Карга боткасы” йола бәйрәмен ел да зур әзерлек белән үткәрәләр. 1 май көнне үткәрелгән бу бәйрәмгә бу елда барлык авылдашлар да җыелган иде.  

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында Кырымтатар халкы мәҗлесе вәкилләре белән очрашу үтте

26 апрельдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында татар җәмәгатьчелеге Кырымтатар халкы мәҗлесе вәкилләре белән очрашты.

Дәвам »

Балтачта Тукай көннәре

24 апрельдә Татарстанның Балтач районында Тукай көне үтте. Тукайга багышланган чаралар ел саен Татарстанның нәкъ шушы Балтач районында башлангыч ала. Бу көнне бергәләп, истәлекле итеп үткәру өчен районга Татарстан башкаласы Казаннан бер төркем язучылар килде. Алар нәни Апушның балачак эзләрен саклаган Сосна Пүчинкәсенә барып кайттылар. Казаннан шагыйрьләр, Тукай премиясе лауреатлары, сәнгать эшлеклеләре – Зиннур Мансуров, Илфак Ибраһимов, Марат Закиров, Мәдинә Маликова, ...

Дәвам »

Балтачта “Ак калфак”ның тәүге җыены үтте

Татарстанда 1992 елда барлыкка килгән татар хатын-кызларының "Ак калфак" оешмасы бүлекчәләренең байтак кына өлкәләрдә эшләп килүе мәгълүм. Ул Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килә. Ә менә Балтачта бу оешма бүлекчәсе юк иде әле.

Дәвам »

Нәҗибә Ихсанова иҗат кичәсе узды

Татарстан Республикасы милли китапханәсе һәм Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының уртак проекты "Театр кунакханәсе"ндә 21 апрельдә кунакта Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы, Г.Тукай премиясе лауреаты Нәҗибә Ихсанова булды.

Дәвам »

Әлмәтнең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре Урыссуда эшлекле сәфәрдә булды

Узган атнада Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бњлеге каршысында оештырылган “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы рәисе, “Альметьевкий вестник” газетасы мөхәррире Ландыш Зарипова рәислегендәге делегация Ютазы районы Урыссу татар гимназиясендә эшлекле сәфәрдә булып кайттылар. “Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында” дип исемләнгән төбәкара фәнни-гамәли конференция Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Ютазы бүлеге җитәкчесе Наилә Хөснетдинова иницативасы белән уздырылды. Чарада Баулы, Бөгелмә, Азнакай, Әлмәттән Бөтендөнья ...

Дәвам »