tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казахстан балалары Казанны сурәтләде
Казахстан балалары Казанны сурәтләде

Казахстан балалары Казанны сурәтләде

Казахстанның Астана шәһәрендә Татарстан башкаласы Казанга багышланган сынлы сәнгать бәйгесе үткәрелде. Әлеге иҗади бәйге 2014 елда “Казан – төрки дөньяның башкаласы” итеп игълан ителүе уңаеннан Казахстан балалары һәм яшүсмерләре арасында оештырылды.

Кабул итү комиссисенә 7–14 яшькәчә балалардан Татарстан тарихы һәм мәдәниятенә, борыңгы Казан каласына багышланган барлыгы 300дән артык хезмәт кабул ителде. Җиңүчеләрне 7 июньдә Астананың өр-яңа “Мәктәп укучылары иҗат сарае”нда бүләкләделәр.

Мәгълүм булганча, ТӨРЕКСОЙ халыкара оешмасы тарафыннан игълан ителгән “Казан – төрки дөнья башкаласы” елы тантаналы төстә Казанда, татар шагыйре Габдулла Тукай туган көндә, 26 апрельдә узган иде. Казахстанның да шундый дәрәҗәле исемне күтәргәне бар: 2012 елда Астана төрки дөньяның башкаласы дип аталган иде.

Татарстан Республикасының Казахстандагы вәкиллеге, Казахстан халыклары ассамблеясе, Казахстан Мәдәният министрлыгы, Астана шәһәре акиматы, җирле “Таң” татар-башкорт берләшмәсе тарафыннан оештырылган бәйгегә китерелгән хезмәтләрне Казахстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Камил Муллашев җитәкчелегендәге жюри “Нәкыш, графика” һәм “Декоратив-гамәли сәнгать, әвәләп ясау сәнгате” номинацияләрендә бәяләде.

Нәтиҗә ясалган көнне Мәктәп укучылары иҗат сараеның күргәзмә залы ата-аналарын, укытучыларын ияртеп килгән балалар белән тулы иде. Берәүләр диварларга эленгән рәсемнәр арасында үзләренекен эзләсә, икенчеләр башкаларның осталыгын җентекләп күздән кичерде.

Әйтергә кирәк, бәйгедә Казахстанның бөтен өлкәләреннән диярлек балалар катнашты. Мәсәлән, җиде яшьлек Әмир Шәмсетдинов – Усть-Каменогорски ягыннан. Аның “Казан Кремле” “Нәкыш, графика” номинациясендә икенче урынга лаек булды. Кечкенә малайның шатлыгы эченә сыймады. Павлодардан Мәдинә Нуркинаның “Мәчет” рәсеменә дә беркем игътибарсыз калмады. Ул 7–10 яшькәчә балалар арасында беренче урынны алды. Көньяк Казахстан өлкәсеннән 6 яшьлек Дарина Лактюшина “Татар бизәкләре – келәм” рәсеме белән бар кешене таң калдырды: аңа өченче урын бирелде. Астанадан 13 яшьлек Елизавета Петрищенко Казан шәһәрендәге Зилант тавында урнашкан хатын-кызлар монастырен ясаган иде. 11-14 яшькәчә балалар арасында ул өченче дип табылды. Астанадан 12 яшьлек Александра Ли быел Казан Сабан туен тамаша кылырга хыяллана икән, аның “Сабан туе” хезмәте беренче урын алды. Ә Степногорск шәһәреннән 10 яшьлек Ангелина Батуева Казанны кояшлы шәһәр итеп күрә: аның Казан күренеше икенче булды. Астанадан “Тынычлык күгәрчене”н сурәтләгән 11 яшьлек Серикбай Аружанга икенче урын бирелде.

Жюри күргәзмәдә тәкъдим ителгән “Сөембикә”, “Татар биюе”, “Татарстан символы – барс”, “Кол Шәриф”, “Казанның тарихи горурлыгы”, “Халыклар дуслыгы”, “Казан – риваятьләр шәһәре” кебек башка рәсемнәрнең дә авторларын да билгеләп үтте. Гомумән, бәйгедә катнашкан берәү дә бүләксез калмады. Монда Татарстанның Мәдәният, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары, “КамАЗ” Сәүдә компаниясе”, “Кама-Казахстан” сәүдә йорты” үз өлешләрен кертте. Татарстан Хөкүмәте исеменнән кайбер оста кулларга Казанның балалар лагерьләренә юлламалар тапшырылды.

“Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*