Мартның беренче якшәмбесендә Вильнюста традицион Изге Казимир, яки Казюкас ярминкәсе үтә. Бирегә Литваның бар почмагыннан төрле һөнәр осталары үзләре җитештергән мал белән сату итәргә җыела. Изге Казимир Литваның яклаучысы дип санала. 17 гасырда аныд исемендәге бәйрәм оештырыла башлый, ике гасырдан соң ул ярминкә формасына әйләнә. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына Немеж авылының татар җәмгыяте җитәкчесе Таирас Кузнецовас хәбәр иткәнчә, алар ярминкәгә ...
Дәвам »Рубрика: Фотоальбомнар
Кырымдагы Идел буе татарлары ассоциациясе әгъзалары референдумнан соңгы тормыш турындагы хыяллары белән уртаклашты
Кырымдагы Идел буе татарларының "Идел" берләшмәсе әгъзалары 16 мартта узган Кырым Республикасы статусы турындагы референдум буенча фикер алышырга җыелды.
Дәвам »
Истанбулда татарлар ярышты
16-17 мартта Төркиядә "Татар кызы - 2014, Төркия", "Студентлар язы 2014" ярышлары һәм "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасының Төркиядәге бүлекчәсенең җыелышы узды.
Дәвам »
III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены (фоторепортаж)
14-16 мартта Казанда III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды.
Дәвам »
III Төбәкара татар балалар үзешчән сәнгать фестиваль-конкурсы Марий Эл Республикасында узды
Аның төп максаты – талантлы яшь татар башкаручыларын, коллективларын ачыклау һәм алар арасындагы иҗади элемтәләрне үстерү
Дәвам »
Альбина Шаһиморатова Лючияне Лос-Анджелеста башкарачак
Танылган опера йолдызыбыз Альбина Шаһиморатова Лос-Анджелесның “LA Opera” театрында Доницеттиның “Лючия ди Ламермур” операсында төп рольне башкарачак. 15 марттан башлап 6 спектакль күрсәтеләчәк. Әлеге вакытта репетицияләр бара. Аларның берсендә театрның сәнгать җитәкчесе Пласидо Доминго да булган. Ул Альбина башкаруын бик ошаткан. Казан тамашачысы Альбина Шаһиморатованы 29 апрельдә Муса Җәлил исемендәге театр сәхнәсендә шулай ук “Лючия ди Ламермур” спектаклендә күрә һәм тыңлый алачак. Фоторәсемнәр “LA Opera” сайтыннан алынды.
Дәвам »
«Сандугач» музыка бәйгесе дөньяга таныла
Казанда “Сандугач-Соловей” Халыкара вокаль музыка конкурсы үтеп китте. Аны Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыклары Казан мәдәният һәм сәнгать университетында оештырдылар. Академик җырлау, халык җырлары башкару һәм эстрада җырлары номинациясендә үткәрелгән бу бәйгедә Татарстаннан, Башкортостаннан, Чувашиядән, Мәскәүдән, Сарытаудан, Самарадан, Ульяновски, Кемерово өлкәләреннән һәм башка төбәкләрдән килгән 80 нән артык җырчы катнашты. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт ...
Дәвам »
Сахалинда 103 яшьлек Миңсылу әбине соңгы юлга озаттылар
Миңсылу әби Сахалинда яшәүче татарларның иң өлкән, иң мөхтәрәм әгъзасы булып торган.
Дәвам »
Минскта Ибраһим Канапацкийны искә алдылар
Минскиның Якуб Колас исемендәге үзәк фәнни китапханәсендә "Беларусь татарларының мәдәни мирасын өйрәнү" темасына халыкара семинар үтте. Аның кысаларында төрле илләрдән килгән галимнәр танылган тарихчы Ибраһим Канапацкийны искә алу чарасында катнаштылар.
Дәвам »
Вулканолог Гарун Тазиевның 100 еллыгы уңаеннан. Франциянең иң танылган татары
Колумб Американы ачкан кебек Гарун Тазиев французча сөйләшүче киң халыклар даирәсенә вулканнарның табигатен ачкан. Гарун Тазиев (1914-1998 еллар) – үз эзләнүләрен даһи танытучы зур галим. Аның җитәкчелегендә һәм катнашуында 1940 еллар ахырыннан 1992 елларга кадәр Франция телевидениесендә һәрдаим тапшырылган фәнни танылган фильмнарның зур циклы булдырылган. Әлеге фильмнар шулхәтле кызыклы, таныткыч булганлыктан берничә дистә еллар дәвамында җир турындагы фән (геология, вулканология ...
Дәвам »