tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ТӨМӘНДӘ ИҢ ШӘП КЫЗ ҺӘМ ЕГЕТ САЙЛАНДЫ
ТӨМӘНДӘ ИҢ ШӘП КЫЗ ҺӘМ ЕГЕТ САЙЛАНДЫ

ТӨМӘНДӘ ИҢ ШӘП КЫЗ ҺӘМ ЕГЕТ САЙЛАНДЫ

Төмәннең “Тимерьюлчылар” мәдәният сараенда өлкә татар Конгрессы һәм шәһәр татар мәдәният үзәге бергәләшеп оештырган 7нче “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгеләре тамашасы чын-чынлап йолдызлар балкышын хәтерләтте.

“Бәйгеләрнең иң шәбе – быелгысы, – дип җавап бирде 7нче “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгеләренең төп оештыручысы -Төмән өлкәсе Конгрессы президенты Нурулла Саттаров. – Бөтенесе дә ныклап әзерләнгәннәр, бик яхшылар. Яшьләр үсәләр, елдан-ел осталыклары арта”, – диде ул. Чынлап та, бәйгеләр әзерлек ягыннан да, катнашучыларның, оештыручыларның осталыклары ягыннан да иң яхшысы булды шикелле.

ПРОЕКТ ЯҢАЧА БАШЛАНДЫ

Иң элек һәркайсы егет һәм кыз “Вместе мир” милләтара порталы мәйданында урнашкан siberia-star.vmeste-mir.ru сайтында үз блогларын булдырдылар. Анда алар урнаштырып барган көндәлек эшләр белән танышып, яшьләр турында күпмедер мәгълүмат тупларга мөмкин иде. Иң элек һәркайсы егет һәм кыз “Вместе мир” милләтара порталы мәйданында урнашкан siberia-star.vmeste-mir.ru сайтында үз блогларын булдырдылар. Анда алар урнаштырып барган көндәлек эшләр белән танышып, яшьләр турында күпмедер мәгълүмат тупларга мөмкин иде. Шулай ук “Татар радиосы Төмән” кызлары да даими “Йолдызлар көндәлеге” алып бардылар. Анда булачак “йолдыз”ларның һәр көне турында эчтәлекле чыгышлар әзерләделәр.

Хореография (Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлаган “Салават күпере” бию ансамбле артисты Рамил Вәлиуллин алып барды), татар теле (Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге белгече Наисә Гайнельянова), дин (Төмән шәһәренең Калинин административ округы имамы Искәндәр хәзрәт Юсупов), татар тарихы, себер татарларының гореф-гадәтләре (филология фәннәре кандидаты, Төмән дәүләт нефть һәм газ университеты доценты Нәсия апа Уразова), этикет, имиджмейкинг һәм татар халкының бәйрәмнәре буенча (өлкә Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова) дәресләрдә яшьләр күп белем тупладылар. Аннары алган белемнәр буенча тест рәвешендә сынау үттеләр. Бу бәйгенең бер бүлеге – рухи кыйммәтләрне белүләрен тикшерү булды.

Тагын да үзләре белән “Кволити мед” психологик ярдәм хезмәте җитәкчесе Азат Камалиев, халык театры җитәкчесе Владимир Шмаков, спорт мастеры, көрәш буенча Россия чемпионы Әбделхак абый Миннибаев, 2008 елның “Себер Йолдызы” бәйгесендә катнашкан Зөлфинә Миннибаева, 2011 елгы “Себер йолдызы”нда Тамашачы мәхәббәтен яулаучы Регина Курманбакова эшләде. Берәве үз-үзләрен дөрес тотарга, икенчеләре татар көрәшенә, милли аш-су әзерләргә, чәч үрергә өйрәттеләр.

Халкыбызның таянычы булган татар кызлары һәм егетләре лагерьда гел татарча гына сөйләшергә тырыштылар, дуслаштылар.

Оештыручылар: өлкә татар Конгрессы һәм Төмән шәһәре мәдәният үзәге быелгы бәйрәмне искиткеч итеп, онытылмаслык булсын дип әзерләгәннәр. Лагерьда яшьләргә рухи азык бирү белән бергә, күңелле ялларын да башкалар көнләшерлек итеп планлаштырганнар: алар квадроциклларда йөрделәр, ике катлы “Хаммер” лимузинында шәһәр буйлап экскурсиягә чыктылар, Борки балалар йортында ятимнәргә кечкенә концерт күрсәттеләр (бу баруның нәтиҗәсе: бәйгедә җиңеп алган бүләкләрнең бер өлеше “Бездә ятим бала юк!” акциясенә бирергә, дигән карарга килделәр).

ТАМАША

“Тимерьюлчылар” мәдәният сараена җыелган тамашачы кичә барышында бу дәресләрнең барышын, мастер-классларны, ялларының күңелле үтүен экраннан күрә алды. Залдагылар гына түгел, ә дөньяның төрле илләрендә яшәүче 40 меңләгән кеше дә рәхәтләнеп, мондый мөмкинлек булдыручыларга рәхмәтләрен җиткереп карадылар тамашаны.

Алып баручылар да каяндыр килгән түгел, ә үзебезнең “йолдызлар”. Төрле елларда үзләре дә бүгенге финалистлар урынында булган Данил Янбердин һәм Гүзәлия Хәмидуллина, Рәзил Шәймәрдәнов һәм Наилә Гыйззәтуллина ничек шәп итеп максатларын гамәлгә ашырдылар, бурычларын җиренә җиткереп үтәделәр.

Егет-кызларыбыз сәхнәгә күренекле татар композиторы Салих Сәйдәшев музыкасына вальс әйләнеп чыктылар. Матур итеп татарча үзләре турында сөйләделәр, иҗади бәйгедә сәләтләрен тәкъдим иттеләр. Тубыл кызы Тәнзилә Моратова беренче күпләргә яхшы таныш шагыйрә Гөлфизәр Абдрахманова һәм билгеле автор-композитор Җәмилә Рәхимова язган “Татар кызына” җырын башкарды. Аннары китте татар биюләре (Башкортостанның Янаул шәһәре егете Азамат Шәфигуллин, Урай шәһәреннән Эльвира Субхангулова), думбрада (Төмәндә туган Әлфия Галеева), баянда (Төмән районының Талымхан авылы егете Булат Речапов) уйнаулар, сәхнәләштерелгән күренешләр (Төмәннән Реваль Моратов, Төмән районы, Ямбай авылыннан Йосыф Әмирханов), җырлар (Ялутор районының Яңа Атъял авылы кызы Диана Әбдрәшитова, Төмән районы, Боровский поселогыннан Эльгар Ситдиков, Төмән кызы Диана Бакирова, Төмән районының Муллаш авылы егете Айдар Садыйков). Ә Асия Сәйдуллинаның (Төмән шәһәре) электр гитарасында сүзләрен һәм көен үзе язган әсәрне башкаруын, Марат Хәбибуллинның (Төмән шәһәре) “Ак барс” – чемпион” җырына кәшәкә һәм алка белән тамаша күрсәтүен зал көчле алкышлар белән озатты. Иң яшь катнашучы Альбина Таймасова (Төмән районы, Ямбай авылыннан) дәртле такмаклар әзерләгән иде.

Яшьләр тагын дефиле күрсәттеләр, рухи кыйммәтләребезне барлауда көч сынаштылар. Дәресләрдән соң, тест рәвешендә сорауларга бирелгән җаваплар һәркайсының татар теле, тарихы, мәдәнияте, динебез буенча белем дәрәҗәсен ачыклады. Нәтиҗәләр буенча кызларның бу эшкә җаваплы караулары һәм Асия Сәйдуллина белән Эльвира Субхангулованың иң югары 50шәр балл җыйганнары билгеле булды, ә егетләрдән Реваль Моратов – 49, Йосыф Әмирханов 46 балл белән исемлекнең югарысында торалар иде.

Бәйгенең иҗади проекты җитәкчесе Лилия Кәримованың элекке елларда бу бәйгеләрдә катнашучыларны сәхнәгә чакыруы да бәйрәмгә үзенчәлекле төс бирде. Алар гел шулай матур, күркәм, барысы да таныш.

Казаннан килгән танылган җырчыларыбыз Раяз Фасыйхов һәм Илнар Сәйфиев та: “Мондый матур конкурслар оештыручылар, спонсорларыгыз булганда яшибез әле. Бәйге озын гомерле булсын, татар телен саклагыз”, – дигән теләкләр белән халык яраткан җырларын башкардылар.

Аннары өлкә татар Конгрессының башкарма комитеты рәисе Ринат Насыйров җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри әгъзалары: Нурулла Саттаров, Вәлимә Ташкалова, ике тапкыр “Россиянең иң яхшы укытучысы” исеменә лаек булган татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Муллачанова, өлкә Думасы депутаты ярдәмчесе, “Яңа дөнья” артгалереясы хуҗабикәсе Зөләйха Алишева, Раяз Фасыйхов, бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев билгеләгән җиңүчеләр игълан ителде. Егет-кызларга иң элек спонсорлар әзерләгән бүләкләр тапшырылды. Гүзәлия Хәмидуллина “Татар радиосы”нда смс тавыш бирү вакытында җиңгән Диана Әбдрәшитовага һәм “Татар радиосы” гүзәле” исеменә лаек булган Альбина Таймасованы котлап китте. Егетләр арасында 1317 тавыш җыйган Булат Речапов “Мистер Он-лайн”, 811 тавыш белән Эльвира Субхангулова “Мисс Он-лайн” исемнәрен яуладылар. Ә инде тәнәфестә халык сайлавы буенча “Тамашачы мәхәббәтен яулаган егет” Марат Хәбибуллин, “Тамашачы мәхәббәтен яулаган кыз” Альбина Таймасова булды. Катнашучыларның һәрберсенә дә чыгышларына лаек номинацияләрдә диплом белән бергә “Айпад мини” планшеты бирелде.

Сәхнәдә тынычлык урнашты. Алып баручылар Нурулла Саттаров һәм Ринат Насыйровны чакырдылар. Алар һәр эшкә дә өлгер, шәп тавышлы Айдар Садыйковка “Татар егете” һәм татар җанлы, актив, тырыш, һәр эшкә дә өлгер Асия Сәйдуллинага “Себер йолдызы” дигән диплом, бүләкләр, автомобиль алырга 250 мең сумга сертификат тапшырдылар. Шулай итеп тагын да 14 егет һәм кыз күңелендә туган телгә мәхәббәт хисләре салынды, мәдәният, тарихыбыз белән якыннанрак таныштылар, дин буенча белемнәрен үстерделәр, “дуслык” дигән тылсымлы җепләр белән уралдылар. Монда тойган кичерешләр, бергәләшеп үткәргән көннәрне мәңге онытмаслар алар. Хәзер бәйгеләрнең нәтиҗәсе итеп татар гаиләләре артыр, “йолдыз”лар җәмәгать эшләрендә актив катнашырлар, халкыбызның рухи кыйммәтләрен үстерүче бәйгеләрдә ярдәм итәргә омтылырлар дип ышанасы килә.

Бөтендөнья татар Конгрессының татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев:

– Мин бүген бу яшьләргә кызыгып карап тордым – нинди бәхетле балалар. Үзләрен күрсәтергә шундый мөмкинлек бирелгән аларга, бөтен кеше тирәләрендә йөгереп кенә йөри.

Финалга чыккан яшьләрнең барысын да август аенда Казанда булачак бөтендөнья татар яшьләре форумында катнаштыруны үз өстемә алам. Уңганлыкларын анда да бөтендөнья татар яшьләренә күрсәтергә тиешләр. Төмән өлкәсендәге татар яшьләре гомумтатар дөньясына өлеш кертеп яшиләр. Монда татар культурасының үсеше һәм күтәрелеше бар, – дип үз фикерен белдереп китте. – Әнә яшь кыз чыгып җырлады: үз көе, сүзләре, үзе гитарада уйный да. Хоккеист татар егете чыкты – ул үзенчә татарны тәкъдим итте. Төмән районыннан килгән егетебез урманда үсеп шуның кадәр моңлы итеп җырлады. Ул бернәрсә сөйләмичән, җырлап кына бирсә дә – татар бырысын да аңлаячак. Ул егеттә шундый бер көч бар. Анда чын ир-егет сыйфатлары да чагыла. Боларны күрсәтү, милләтебезгә кайтарып бирү – зур тырышлык. Кешенең рухи дөньясына хезмәт итә торган нәрсәләр һәрвакыт алга чыгарга тиешләр. Мондагы бәйгедә татар кызы татар егете белән бергә. Бу бик күркәм күренеш. БТК меңләгән эш эшләсә дә, татар кызы белән татар егете кавышып гаилә кормаса, балалар үстермәсә – эшнең нәтиҗәсе юк. Аларның икесе бергә булуы бәйгенең кодрәтен бермә-бер күтәрә. Ул тәҗрибәне башка регионнарга да күчерергә кирәк.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Төмән

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*