ТАТРУСENG
Баш бит / Фотоальбомнар (страница 62)

Рубрика: Фотоальбомнар

Минтимер Шәймиев Франциядә яшәүче татарлар белән очрашуы (фоторепортаж)

2 апрельдә Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Франция башкаласы Парижга булган эш сәфәре вакытында бу илдә яшәүче татарлар белән очрашты. Әлеге очрашу вакытында делегациядә булган Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибгатуллин милләттәшләребезне көз айларында Россиянең фән һәм мәдәният үзәгендә татар концерты уздырылуы, шулай ук Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры гастроле планлаштыруы турындә хәбәр белән куандырды.  

Дәвам »

Изге Казимир ярминкәсендә татар тауарларын яратып алалар

Мартның беренче якшәмбесендә Вильнюста традицион Изге Казимир, яки Казюкас ярминкәсе үтә. Бирегә Литваның бар почмагыннан төрле һөнәр осталары үзләре җитештергән мал белән сату итәргә җыела. Изге Казимир Литваның яклаучысы дип санала. 17 гасырда аныд исемендәге бәйрәм оештырыла башлый, ике гасырдан соң ул ярминкә формасына әйләнә. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына Немеж авылының татар җәмгыяте җитәкчесе Таирас Кузнецовас хәбәр иткәнчә, алар ярминкәгә ...

Дәвам »

Кырымдагы Идел буе татарлары ассоциациясе әгъзалары референдумнан соңгы тормыш турындагы хыяллары белән уртаклашты

Кырымдагы Идел буе татарларының "Идел" берләшмәсе әгъзалары 16 мартта узган Кырым Республикасы статусы турындагы референдум буенча фикер алышырга җыелды.

Дәвам »

III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены (фоторепортаж)

14-16 мартта Казанда III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды.

Дәвам »

III Төбәкара татар балалар үзешчән сәнгать фестиваль-конкурсы Марий Эл Республикасында узды

Аның төп максаты – талантлы яшь татар башкаручыларын, коллективларын ачыклау һәм алар арасындагы иҗади элемтәләрне үстерү

Дәвам »

Альбина Шаһиморатова Лючияне Лос-Анджелеста башкарачак

Танылган опера йолдызыбыз Альбина Шаһиморатова Лос-Анджелесның “LA Opera” театрында Доницеттиның “Лючия ди Ламермур”  операсында төп рольне башкарачак. 15 марттан башлап 6 спектакль күрсәтеләчәк.  Әлеге вакытта репетицияләр бара. Аларның берсендә театрның сәнгать җитәкчесе Пласидо Доминго да булган. Ул Альбина башкаруын бик ошаткан. Казан тамашачысы Альбина Шаһиморатованы 29 апрельдә Муса Җәлил исемендәге театр сәхнәсендә шулай ук “Лючия ди Ламермур” спектаклендә күрә һәм тыңлый алачак. Фоторәсемнәр “LA Opera” сайтыннан алынды.

Дәвам »

«Сандугач» музыка бәйгесе дөньяга таныла

Казанда “Сандугач-Соловей” Халыкара вокаль музыка конкурсы үтеп китте. Аны Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы мәдәният министрлыклары Казан мәдәният һәм сәнгать университетында оештырдылар. Академик җырлау, халык җырлары башкару һәм эстрада җырлары номинациясендә үткәрелгән бу бәйгедә Татарстаннан, Башкортостаннан,  Чувашиядән, Мәскәүдән, Сарытаудан, Самарадан, Ульяновски, Кемерово өлкәләреннән һәм башка төбәкләрдән килгән 80 нән артык җырчы катнашты. Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт ...

Дәвам »