tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырымдагы Идел буе татарлары ассоциациясе әгъзалары референдумнан соңгы тормыш турындагы хыяллары белән уртаклашты
Кырымдагы Идел буе татарлары ассоциациясе әгъзалары референдумнан соңгы тормыш турындагы хыяллары белән уртаклашты

Кырымдагы Идел буе татарлары ассоциациясе әгъзалары референдумнан соңгы тормыш турындагы хыяллары белән уртаклашты

Кырымдагы Идел буе татарларының “Идел” берләшмәсе әгъзалары 16 мартта узган Кырым Республикасы статусы турындагы референдум буенча фикер алышырга җыелды.

Ассоциациянең берьюлы берничә әгъзасы сайлау участоклары рәисләре иде. Бирегә җыелучылар аларның сөйләүләрен зур кызыксыну белән тыңлады. Сайлаучыларның активлыгы, участокларда хөкем сөргән бәйрәм атмосферасы, өмет чаткылары – бу эмоцияләрдә очрашуда катнашучылар бердәм иде. Тавыш бирүчеләр арасында Кырым татарлары да бар иде, дип ассызыкладылар участок рәисләре. Искәртеп узабыз: элек Кырым татарларының референдумнан баш тарту нияте турында мәгълүмат булган иде.

Хәзерге заман Кырым татарларының проблемасы шунда – алар бүгенге Россияне 70 ел элек СССРда булган коточкыч вакыйгалар белән генетик дәрәҗәдә тәңгәлләштерәләр, дип белдерде очрашуларда катнашучыларның берсе.

Кырымдагы Идел буе татарлары ассоциациясенең “Идел” берләшмәсе рәисе Илмир Тимергалиев “Татар-информ” МА вәкиленә сөйләвенчә, аның улы Кырым Министрлар Советы Рәисе Рөстәм Тимергалиев Кырым татары кызына өйләнгән, төбәктә катнаш гаиләләләр күп. “Биредә халыкларның язмышы тарихи. Нәселләрендә Идел буе татарлары булган Кырым татарлары күп. Без яхшы дустанә мөнәсәбәттә. Минем Кырым татарлары арасында дусларым, бизнес буенча партнерларым күп. Әлбәттә, Кырымда начар ниятле һәм безне аерырга теләүчеләр булуын да яшермим. Әмма, бәхеткә, андыйлар аз”, – дип ышана Илмир абый.

Оешма лидеры узган референдум нәтиҗәләре турында: “Минем әнием Казанда яши. Хәзер безнең аның белән бер Ватан, бер ил – бернинди чик тә юк”, – диде.

Университет укытучысы Нурия Акчурина хәзер төбәктә югары белем яңа этәргеч алыр дип ышана. Аның программист улы Руслан ярымутрауда “Электрон хөкүмәт” системасын кертүне тизләтергә тели. Ә аның адашы, яшь бизнесмен һәм “Алга” яшьләр оешмасы лидеры Руслан Сәнҗәпов, туган Кырым Республикасы инфраструктурасына инвестицияләр кертү һәм аны заманча дәрәҗәгә чыгару турында хыяллана.

Оешманың өлкән әгъзасы Сәрия апа, Симферопольда 11 нче сыйныфта укучы оныгы МДУ яки КФУга укырга керүенә өметләнүен белдерде. Ә 72 яшьлек лаеклы ялдагы журналист Рифкать Хәйбуллин “Яңа гасыр” телеканалын карау турында хаыялланган булган.

Гомумән алганда, бүген Кырымда яшәүчеләр, нинди милләттән булуларына карамастан, бары тик тынычлык турында хыяллана.

Ләйсән Абдуллина, “Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*