tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Меңьеллык моң җанда…
Меңьеллык моң җанда…

Меңьеллык моң җанда…

Меңьеллык моң җанда,
Күзләрем боеклар:
Меңьеллык туфракта
Ни җырлар оныклар? —

дип язган иде халкыбызның бөек улы Илдар Юзеев. Меңьеллыкның җандагы моңы — милләт яшәеше ул. Меңьеллык туфракта моң яшәрме? Оныклар ни җырлар? Шагыйрь йөрәгендәге борчуны халкыбызның икенче бер моң иясе, моңлы сандугачы — Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов та озак еллар күңелендә йөрткән икән ләбаса. Туксанынчы еллар уртасында “Тулпар” журналы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә үк тальянда уйнап, ялгыз җырлаучылар бәйгеләре үткәрү, үзенә алмаш әзерләү максаты белән янып йөрүе турында әйткән Фән ага. Сер түгел, бүген гармун күрекләрен киереп-сузып, халкыбызның йөзек кашы булган мәшһүр җырларын башкаручы яшьләр бармак белән генә санарлык, юк дип әйтерлек хәтта.

Менә, ниһаять, язгы ташкыннар белән бергә күңелләрдән моң ургылды, тальян гармун телләреннән моң түгелде. Берничә ел дәвамында республика күләмендәге “Дуслык биюләре” балалар хореографиясе һәм “Озын көй” башкорт халык җырларын башкаручылар бәйгеләрен үткәрүче Туймазыда тагын бер бәйрәм — Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов исемендәге “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” I төбәкара татар җырын башкаручылар бәйгесе үтте.

Республиканың “Рамазан” төрки милли-мәгърифәт үзәге һәм Туймазы районы хакимияте тәкъдиме белән үткәрелгән бәйгенең максаты — татар вокал һәм музыкаль башкару мәдәниятен саклау һәм үстерү, татар уен коралларын, фольклор җәүһәрләрен данлау, үзләрендә җырчы һәм башкаручы сәләтләрен гәүдәләндергән яңа талантларны ачу.

— Соңгы вакытта илебезнең эчке тормышында җитди үзгә­решләр бара. Әмма нинди генә шартларда да без үзе­безнең рухыбызны, милли моңна­рыбызны, туган телебезне, ата-бабаларыбыздан калган бай мирасны онытырга тиеш түгелбез, — диде бәйгене оешты­ручыларның берсе, Татарс­танның атказанган артисты, Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәт­кәре, бертуган Рәмиевлар исемендәге халыкара премия лауреаты Фәнир Галимов.

Бәйгедә илебезнең төрле төбәклә­реннән килгән кырыктан артык һәвәс­кәр җырчы катнашты. Өлкән яшьтә­геләр төрке­мендә Зианчура районыннан 48 яшьлек Вафа Мәүлетов җиңү яулады. Гомере буе иҗатка гашыйк ул, кубызда һәм курайда да уйный, Исәнгул авылы мәдә­ният йортында гармунчылар ансамбле һәм ир-егетләр вокал коллективына җитәк­челек итә.

— Бәйге бик ошады. Җиңүче булган өчен генә түгел, биредә мин төрле яңгыраштагы гармун һәм тальян моңна­рын ишеттем, үзенчәлекле башкаручылар белән таныштым, — диде Вафа Атаулла улы.

Кече яшьтәгеләр төркемендә беренче урынны Уфадан 14 яшьлек Рөстәм Янгиров яулады. Егет музыка мәктәбен­дә баян классында белем ала, тагын 14 төрле уен коралында уйный, теләге — курайда уйнарга өй­рәнү.

— Бәйге турында “Юлдаш” радиосында эшләүче әниемнән ишеттем, — ди ул. — Фән Вәлиәхмәтов башкарган “Герман көе”нә тукталдык. Тавышыма туры килгән тальянны исә озак эзләдек. Өйдә ун уен коралы җыелды, шуның берсе алты яшьлек сеңлем Рушана күңеленә хуш килде. Ул да бәйгедә катнашты һәм, иң яшь катнашучы буларак, дипломга лаек булды.

Бәйгедән тыш чыгыш ясаган аксакаллар — Октябрьский шәһәреннән тугызынчы дистәне ваклаучы Фоат Җәләев белән Бакалы районыннан Наил Гыйбадуллин махсус бүләккә лаек булды.

— Өметләр тулысынча акланды,— диде Фән Гавис улы. — Тальян гармунда виртуозларча оста уйнаучы һәм татар җырларын оста башкаручы талантларны очраттым. Балалар күбрәк катнашсын дигән теләктә оештырган идек бәйгене. Килә­чәктә сәхнәдә мине алыштырырлык сәләтле яшьләр барлыгына инандым. Хәзер өлкәнәйдем инде, аларга 45 ел буе сәхнәдә тупла­ган тәҗрибәмне уртаклашырга, моң чиш­мәмне калдырырга әзермен.

— Киләчәктә бәйге халыкара статус та алыр әле, бәлки, чөнки дөньяда та­­тар­­лар яшәмәгән төбәк юк. Туган иле­бездән читтә яшәсә дә, туган телебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклап кала алган алар. Быел Кытайдан да җырчы­лар килергә тиеш иде, ләкин виза алырга өлгерми калганнар, — диде оештыру комитеты рәисе Фәнир Галимов.

— Жюри әгъзасы буларак, ләззәт­ләнеп моң дәрьясында йөздем, яшьлек елларыма кайткандай булдым. 25 ел гармунда уйнаганым юк иде, бүген исә үзем уйнап, үзем җырларга карар иттем, — диде Башкорт­станның һәм Татар­станның халык артисты Айдар Галимов.

Бәйрәмне башкорт һәм татар эстрадасы йолдызлары Илгиз Закиров, Салават Әхсәнов, Мәгариф Әхмәдиев, Марат Шәрипов, Ридәл Фәтхиев, Фәнир Галимов, Мөфтәдин Гыйләҗев, Рамил Курамшин һәм, әлбәттә, кичәнең йөзек кашы — Фән Вәлиәхмәтов чыгышы бизәде.

Бөек шагыйребез Әнгам Атнабаев­ның:

“Моңлы гомерләр җитешми,
моң­сызлар күбрәк әле.
моңсызларны уятырга
гармуннар кирәк әле…”,

дигән шигырь юлларын кайсыбыз гына хәтерләми икән. Бар икән ул андый гармуннар, бар икән ул андый моң­лылар. Туймазыда үткән моң бәйрәме моны тагын бер кабат исбатлады. Моң булганда милләтебез дә яшәя­чәк, киләчәгебез дә өметле.

Рәфинә Хөсәенова, 
“Кызыл таң” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*