tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Татар кызы” бәйгесе быел саф татарча узды
Казанда “Татар кызы” бәйгесе быел саф татарча узды

Казанда “Татар кызы” бәйгесе быел саф татарча узды

“Татар кызы” бәйгесенең йомгак өлешендә иң истә калган мизгелләрнең берсе – Казанның төрле мәктәпләреннән тупланган татар кызларының конкурста бер-берсен уздырып, хисчән итеп Кутуй, Ибраһимов, Хөсәенов, Тинчурин әсәрләреннән өзекләрен сөйләве булды. Бу чараны карап утыручы тамашачы үзен Камал театрының спектаклен караган кебек хис итте.

казан татар кызы1

Бәйгедә катнашучыларның һәркайсының үзенчә хәрәкәтләнеп, тавыш мөмкинлекләрен кулланып, елар дәрәҗәгә җитеп чыгыш ясады. Бу “Татар кызы” финалистларының татарча белүләрен һәм бәйгенең алар өчен кызык булуын күрсәтте. Мәсәлән, Вахитов районы 3нче гимназия укучысы Наилә Шагина бу бәйгегенең йомгак өлешен тамаша кылырга Вконтактедагы җырчы, ди-джей дусларын да чакырган. Ул “Зыялы кыз” номинациясендә җиңү яулады.

Кызлар шулай ук аш-суга, җыр-биюгә осталыкларын да күрсәттеләр. Татар, кырымтатар, башкорт, азәрбайҗан биюләрен биеделәр. Йомгак өлешенә җиткән барлык кызга бүләк өләшенде. Иганәчеләрдән иң эресе – “Ак барс” банкы истә калырлык итеп сәхнәдән телгә алынды.

Бәйгедә төп җиңүче дип Мәскәү районының 2нче гимназия укучысы Чулпан Фатыйхова сайланды. Аңа “Татар кызы” таҗы кидерелеп, татар кызы исемен горур йөртергә дигән теләкләр теләнде.

Әлеге конкурс Казан мэриясе тарафыннан 15нче тапкыр оештырылды. “Татар кызы” оештыручылары белдергәнчә, анда шушы еллар эчендә 9 сыйныфтан алып 11 сыйныфка кадәр булган 150дән артык кыз катнашкан. Мэрия вәкиле Гөлназ Исмәгыйлова сәхнәдән җиңүчеләрне игълан итеп, “Татар кызы”ның яшьләр арасында, бигрәк тә укучы кызлар арасында дәрәҗәсе, популярлыгы артуын белдерде.

Рөстәм Исхакый, “Азатлык” радиосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*