tatruen
Баш бит / Фотоальбомнар (страница 61)

Рубрика: Фотоальбомнар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Милләт интеллекты – безнең төп конкурент продукт”

Унҗиденче октябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Евросюз территориясендә яшәүче ватандашлар белән очрашты

Дәвам »

“Казан” мәдәният үзәгендә Корбан ашы узды

“Казан” мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар яшьләре форумы, “Ихлас” мөселман яшьләре хәрәкәте һәм Татарстан Республикасының Диния назәрәте яшьләр бүлеге Корбан бәйрәме уңаеннан аш уздырдылар. 16 октябрьдә үткән бәйрәм җыенына 300 ләп кунак җыелган иде. Бәйрәм мәҗлесендә Коръән укылды, вәгазь сөйләнде, Корбан бәйрәменә багышланган бәйге-викториналар үтте, мөнәҗәтләр яңгырады. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән яшьләрне рәиснең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин да котлады Рәсемнәрдә: бәйрәм ...

Дәвам »

Урмайда “Тукай дөньясына сәяхәт” исемле тамаша үтте

11 октябрьдә “Тукай дөньясына сәяхәт” бәйрәменә Чувашиянең Комсомол районындагы Урмай, Тукай, Чичкан, Әлибаш, Каенлык татар авылларыннан 1 нче сыйныфта укучы ике йөзгә якын татар балалары җыелды. Һәр бала Татарстан Республикасы Президенты бүләге Рөстәм Миңнеханов исеменнән махсус эшләнгән китап алды. Балалар Урмай авылының “Кара пулат” җәмигъ мәчетендә дә булдылар, аннан зур тамашада да катнаштылар. Урмай авылының мәдәният хезмәткәрләре, сәнгать мәктәбе укытучылары, ...

Дәвам »

Кайбычта капиталь төзекләндерүдән соң Галия Кайбицкая музее ачылды

Кайбыч муниципаль районындагы (Татарстан) Галия Кайбицкая музее икенче туган көнен билгеләп үтте. 15 ел элек файдалануга тапшырылган бинада капиталь төзекләндерү бер тапкыр да ясалмаган булган. 15 ел эчендә кем генә килеп күрмәгән музейны. Ишек төбендәге баскычлары да, кунакларның адымнарын саный-саный, шактый таушалган, яңгыр-карларда тышкы диварларның төсләре дә җуела башлаган булган. Хәзер музей ерактан ук үзенә җәлеп итә, ярты гасырлык тупылларны ...

Дәвам »

Татарстан Президенты дәүләт хезмәте ветераннарын бәйрәм белән котлады

1 октябрь көнне Өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов дәүләт хезмәте ветераннарын котлады. Очрашу милли мәдәни үзәктә булды.

Дәвам »

Авылча сабантуй (видео – 7 мин)

Башкортстанның Бишбүләк районы Дүсән авылында дипломат Кәрим Хакимов, Үзбәкстан һава юллары  министры Гани Рафиков, Татарстанның халык артисткасы Тәслимә Хәләф, күренекле журналистлар, идарәчеләр туып үскән. Быелгы авыл бәйрәмендә Казаннан татар конгрессы җибәргән артистлар да катнашты.

Дәвам »

Волгоград өлкәсе татарлары белән очрашу

26 августта Татарстан Республикасы Президенты Волгоград өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе активистлары белән очрашты. Очрашу Волгоград өлкәсе Хөкүмәте бинасында узды. Чарада Волгоград өлкәсе вице-губернаторы – Волгоград өлкәсе Хөкүмәте рәисе Олег Керсанов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар катнашты. Татар җәмәгатьчелеге активистларын сәламләп, Рөстәм ...

Дәвам »

Шыгырданда II Бөтенроссия ат чабышы узды

11 августта Чувашстан Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылы “Кояшлы” аланында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фатыйхасы белән, Бөтендөнья татар конгрессы кубогына II Бөтенроссия ат чабышы узды. Анда Татарстан, Чувашстан, Башкортстан республикалары, Ульяновск, Самара, Киров өлкәләре һәм РФнең башка төбәкләре чабышкылары ярышты. Ике машина Башкортостан һәм Киров өлкәсе вәкилләренә насыйп булды. Күренекле Казан һәм җирле артистларның концерт программалары һәм спорт ярышлары белән ...

Дәвам »

Төмәндә XIII федераль Сабан туе узды

3 август көнне Төмән шәһәренең иң зур мәйданы булып саналган «Геолог» стадионында федераль Сабантуе узды. Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Төмәндә XIII федераль Сабан туен ачтылар. “Сабан туе Россиянең күп кенә төбәкләрен берләштерә. Бу безнең илнең бердәмлеге турында сөйли”, – диде бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларын сәламләп, Владимир Якушев һәм барысына да күтәренке кәеф теләде. Рөстәм Миңнеханов ...

Дәвам »