15 апрельдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Instagram социаль челтәрендә Изге Рамазан ае турында ачык онлайн-лекция уздырачак.
Дәвам »Рубрика: Дин
Казанда яшәүче өлкән яшьтәге имамнарга “Зәкят” хәйрия фонды азык-төлек таратты
Диния Нәзарәтенең "Зәкят" Хәйрия фонды 30 хәзрәтнең өенә азык-төлек җыелмаларын бушлай китереп тапшырган.
Дәвам »
Уразага ничек әзерләнергә?
Тиздән мөселманнар өчен изге булган рамазан аена керәбез. Аңа ничек әзерләнергә кирәк, ураза тотучы нәрсәләр белән тукланырга тиеш?
Дәвам »
Нәзарәт сайтында “Рамазан-2020: төп сораулар” сәхифәсе эшли башлады
Сәхифә Рамазан ае дәвамында эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торачак.
Дәвам »
«Мөселманны табутта җирләргә ярыймы?» – хәзрәтләр җавап бирә
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин коронавирус авыруы сәбәпле мәетләрнең табутта җирләнүе турында фәтва чыгарды.
Дәвам »
Нәзарәт бөтен дөнья мөселманнарының гомум догасына кушылачак
Шундый тәкъдим белән республикабыз мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллинга Казахстанның баш мөфтие Нәүрызбай кажы Утпинов мөрәҗәгать итте.
Дәвам »
Татарстан мөфтие халыкны Skype аша “кабул итте”
Дистанцион формат дин кардәшләребезгә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә килмичә, үзләренең тәкъдимнәре һәм сораулары белән мөрәҗәгать итү мөмкинлеген бирде.
Дәвам »
Брюссельдә – азан тавышы
Бельгиянең Брюссель шәһәрендә хакимият тавышкөчәйткечләр аша азан тавышын шәһәрдә яңгыратты.
Дәвам »
Нәзарәтнең Голамәләр шурасы 2020 елда Рамазан аен үткәрү тәртибе турында хәбәр итә
Беренче чиратта голамәләр уразаның башлану һәм тәмамлану көннәрен билгеләде: 24 апрельдә — уразаның беренче көне, 23 майда — уразаның соңгы көне, 23 апрельдә — беренче тәравих намазы, 24 майда — Ураза бәйрәме.
Дәвам »
Равил Гайнетдин: Пандемия – бергәләп кенә җиңеп була торган афәт
Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе коронавируска бәйле вазгыять уңаеннан дин тотучыларга мөрәҗәгать итте.
Дәвам »