tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген «Азан» радиосында «Гыйбадәте Исламия» тапшыруы чыга башлады
Бүген «Азан» радиосында «Гыйбадәте Исламия» тапшыруы чыга башлады

Бүген «Азан» радиосында «Гыйбадәте Исламия» тапшыруы чыга башлады

Бүген «Азан» радиосында «Гыйбадәте Исламия» тапшыруы чыга башлады. Яңа программаны эшләү өчен нигез булып Хәнәфи мәзһәбе фикһе буенча классик дип саналган «Гыйбадәте Исламия» хезмәте торды. Татар телендәге «Гыйбадәте Исламия» тапшыруы алдан яздырылган аудиокитап рәвешендә эшләнде.

Программа эчтәлекле, шул ук вакытта кабул итү өчен җиңел итеп эшләнде: ул дингә яңа килүчеләр өчен дә, Ислам белгечләре өчен дә файдалы булачак. Тапшыруда танылган алып баручылар профессиональ диктор Илнур Фәйзрахманов һәм “Азан” радиосы дикторы Динар Зыятдинов тавышлары яңгырый. Илнур Фәйзрахманов текстны – татар телендә, ә Динар Зыятдинов гарәп телендә (аятьләр, хәдисләр, догалар, зикерләр) укый.

Тапшыруны көн саен azan.fm сайтында, шулай ук «Азан радиосы» һәм «Хозур ТВ» мобиль кушымталарында 8:50 һәм 18:20 сәгатьтә тыңларга мөмкин.

Танылган татар галиме Әхмәдһади Максудинең «Гыйбадәте Исламия» китабы инде гасырдан артык татар-мөселманнарның диненә, рухи мирасына багышланган китап булып тора. Анда Исламның биш баганасы, аларның мәгънәсе, билгеләнеше һәм аларны үтәү ысуллары җентекләп тасвирлана.

Әлеге хезмәтне Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” Нәшрият йортының онлайн-кибетендә,  шулай ук Казан шәһәре, Габдулла Тукай урамы, 36нчы йорт адресы буенча урнашкан фирма кибетендә сатып алырга мөмкин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*