tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пресс-релиз ONLINE ТАТАРЧА ДИКТАНТ — 2020
Пресс-релиз  ONLINE ТАТАРЧА ДИКТАНТ — 2020

Пресс-релиз ONLINE ТАТАРЧА ДИКТАНТ — 2020

26 сентябрь көнне 11:00 сәгатьтә «Татарча диктант» татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясе узачак.

Акция әдәби татар телен өйрәнү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, татар телендә дөрес яза белүгә кызыксынуны арттыруга, татар филологы һәм укытучысы профессияләрен популярлаштыруга юнәлтелгән.

Акция ел саен берьюлы РФ һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә уздырыла. Чарада һәркем бушлай, үз теләге белән катнаша ала. Яшь, милләт, җенес, дин, һөнәр, гаилә хәле һәм кызыксынулар буенча акциядә катнашу өчен чикләр юк.

Быел акция бишенче тапкыр уза. Диктант тексты КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты филологлары тарафыннан сайлап алына.

Диктант берьюлы Россия Федерациясенең барлык субъектларында, чит илләрдә һәм Татарстан Республикасы районнарында үткәрелә. Быел, дөнья күләмендә урнашкан санитар-эпидемиологик ситуация сәбәпле, диктант онлайн-форматта, ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында узачак. Россия Федерациясенең субъектларында, чит илләрдә һәм Татарстан Республикасы районнарында диктант язу мәйданчыклары да эшлиячәк.

Татарстанда акциядә катнашучылар совет чоры татар язучысы һәм журналисты Ибраһим Гази әсәреннән; РФ регионнарында яшәүчеләр Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучысы Нәби Дәүли әсәреннән; чит илләрдәге катнашучылар татар язучысы, педагог, публицист һәм редактор Афзал Шамов хикәясеннән алынган өзекләрне язачаклар. Татарстан төбәкләре өчен диктант текстын профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, РФ регионнары өчен – ТНВ телеканалы алып баручысы Илдар Кыямов, чит илләр өчен – Татарстан Республикасының атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге Премия иясе Филүс Каһиров укыячак.

Татар телендәге диктантны филологлар, профессорлар һәм филология фәннәре докторлары тикшерәчәк. Диктант нәтиҗәләрен акция сайтында чарадан соң 30 көн дәвамында күреп булачак.

Акцияне оештыручылар: Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Казан (Идел буе) Федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*