tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татарстанның яңа тарихына өлеш кертүебез өчен җавап тотабыз”
“Татарстанның яңа тарихына өлеш кертүебез өчен җавап тотабыз”

“Татарстанның яңа тарихына өлеш кертүебез өчен җавап тотабыз”

Бүген, 18 сентябрь көнне Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кереште. Төбәк лидеры С.Сәйдәшев исемендәге концертлар залында республика җитәкчеләре, төрле тармак вәкилләре, хөрмәтле кешеләр каршында ант бирде.

Тантананы ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

– Күп партияле альтернатив нигездә, татарстанлыларның күпчелеге – 83 проценттан артыгы Президент итеп Рөстәм Нургалиевич Миңнехановны сайлады. Аның җитәкчелегендә тормышка ашырыла торган сәясәт өчен тавыш бирделәр, чөнки ул ышанычлы динамик үсешне һәм үткәндәге казанышларга сак карашны үз эченә ала. Халык Татарстанның хәзерге командасына, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарына, „Бердәм Россия“ партиясе вәкилләренә югары ышаныч белдерде.

Безнең көннәрдә Татарстан — югары конкурентлыкка ия булган, халыкара аренада танылган, илдә лидерлар сафына керүче, киләчәккә омтылган территория, – диде Фәрит Хәйрулла улы чыгышында.

Тантанада ТРның Беренче Президенты, республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашты.

– Рөстәм Нургалиевичның сайлау алдыннан традицияләргә тугрылык — киләчәккә ышаныч турында лозунгы күңелебезгә хуш килде һәм актуаль дип саныйбыз. Бу өндәмә безне милләтебез хакына яңа гамәлләргә рухландыра. Хәзер безгә туган телебезне, милләтебезне, гореф-гадәтләребезне саклау, чараларны эзлекле рәвештә тормышка ашыру гаять мөһим, – дигән бурычларны атады Минтимер Шәймиев.

Сайлауларның ТАССРның 100 еллыгы елында үтүне дә искәртеп узды.

– Республика Президентын сайлап, Татарстанның яңа тарихына өлеш кертүебез өчен җавап тотабыз, – диде ул.

Анжела Вавилова исемендәге хоспис җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Вавилов фикеренчә, республикада рак авыруыннан интегүчеләр өчен булдырылган хоспис — Рөстәм Нургали улы эшчәнлеге нәтиҗәсе. Шул исәптән, хәзер төзелә торган икенче хоспис та.

– Татарстан Республикасына бөтен җаны-тәне белән ярдәм итәргә теләгән кешене хупларга гына кирәк. Татарстан болай да чәчәк ата. Әгәр дә киләчәктә дә шулай булуын теләсәк, аның өчен генә тавыш бирергә кирәк, – диде Владимир Вавилов.

Татарстанның һәм Башкорстанның халык артисты Идрис Газиев Башкорстанда яши торган татар буларак үз фикерен җиткерде.

– Без Татарстанны күзәтеп торабыз, биредә төрле чараларда катнашабыз. Читтән караганда ныграк күренә бит ул. Беренче чиратта, ул милләт өчен борчылып, милләтнең хәсрәте белән, шатлыгы белән яшәү, милләткә битараф булмау. Нинди генә күп милләтле булмасын, Татарстан халкына битараф булмавы белән шаккатыра. Бик күп эшләр уйланылып, бер генә минутка түгел, күп елларга эшләнелә. Ул традиция ил агасы Минтимер Шәймиевтан килә. Шул традицияләрне югалтмыйча, дәвам иткән өчен аңа афәрин диясе генә кала. Дистәләгән еллар буе шундый сәясәт бара икән, халык өчен, мәнфәгать өчен… Бу күрсәткеч! Тагын бер күрсәткеч — бүгенге көндә Татарстан Россиянең иң алдынгы регионы. Казан шаулый, Татарстан шаулый. Киләчәктә дә Президентыбыз принципларын алга сөрер дип уйлыйм. Стратегия дөрес барса, калган мәсьәләләр дә чишеләчәк, – дигән фикердә Идрис Газиев.

“Яңарыш” Республика фонды җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова билгеләп үткәнчә, “Яңарыш”ка быел 10 ел тула һәм бу бик зур хезмәт сорый.

– Без өч объектлары ЮНЕСКО исемлегенә Россиядә бердәнбер республика. Соңгы икесе “Яңарыш” фонды эшчәнлеге һәм Республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев тырышлыгы белән кертелде. Россиядә бердәнбер Ислам академиясен төзү дә тормышыбызда һәм республика тормышында мөһим вакыйга, – дип бәяләде Татьяна Петровна Рөстәм Миңнехановның узган сроктагы эшчәнлегенә бәя биреп.- Полилингваль комплекслар төзүгә алындык, аларның икесе 1 сентябрьдән ишекләрен ачты да инде. Бу безнең республиканың киләчәге. Хәзер мәктәп партасы артында утыручыларны көндәшлеккә чыдам итә торган әйберләр. Болар барысы да Президентыбыз ярдәм итмәсә, тормышка ашмас иде.

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис фикеренчә, Рөстәм Миңнехановның моңа кадәр республика белән идарә итүе, Президентлыкка кадәр Министрлар Кабинетын җитәкләве төбәкне өзлексез рәвештә алга алып бара торган гамәлләр, дип саный.

– Беренче Президентның эстафетасын алып, ул аны тагын да яхшырак дәвам итте. Республика Россия күләмендә генә түгел, Европа күләмендә, Дөнья күләмендә исемен, абруен ныгытты. Чөнки төгәл эшләр эшләнелә. Барысы да халык өчен башкарыла. Ә халыкның иң зур байлыгы — ул мәдәнияте, сәнгате. Хуҗалык эшләре дә күп башкарылды. Ә мәдәниятне үстерү – ул халыкның рухын үстерү дигән сүз. Иң зур әсәрләр, китап чыгару, музыка өлкәсендә аның төгәл ярдәме белән башкарылды. Аның бу сайлауларда яхшы нәтиҗә белән җиңеп чыгуы табигый. Алдагы биш елда башланган эшне инерция рәвешендә генә түгел, көч куеп, тагын да ныгыту, тагын да тирәнәйтү сорала. – диде Ренат Харис.

Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов сүзләренчә, узган биш еллык район өчен зур үзгәрешләр алып килгән.

– Төзелеш объектлары хакында әйтеп тә торасы юк. Биш ел эчендә 230 социаль-мәдәни, спорт, яшьләр өчен объектлар төзелде һәм төзекләндерелде. Акча белән исәпләгәндә, бу 4 млрд сум дигән сүз. Район объектлары кире сүтеп җыйган кебек дияр идем. Барлык программалар да авыл җирлекләренә дә барып җитте. Шул ук вакытта, икътисадыбыз тотрыкланды. Районның тулаем территориаль продукты ике тапкырга артты. 2014 елда ул 24 млрд сум булса, 2019 елны 52 млрд сум белән тәмамладык. Киләсе биш елда мондый үсешләр булырмы-юкмы, тик тотрыклылыкны сакларга кирәк, – диде Разиф әфәнде.

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исә Президентка эшендә уңышлар гына түгел, ә сабырлык та теләде.

Дин әһелләре буларак, без аның ярдәмчеләре. Без булышырга тиеш һәм һәрвакыт әзер. Ул хикмәт иясе. Коръән кәримдә шундый аять бар: “Ходай кемгә хикмәт биргән, бу ул кешегә бик күп хәерлелек биргән”. Иң мөһиме зирәклек. Белем генә һәрвакыт ярдәм итми, аңа зирәклек тә кушылырга тиеш, – дип мөфти Президентка теләкләрен җиткерде.

Республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Президентның социаль өлкә өчен күрсәткән ярдәменә тукталды.

– Яшьләр өчен бик тә актуаль булган социаль ипотека мәсьәләсе Татарстанда инде хәл ителгән. Моннан тыш мохтаҗларга ярдәмне дә онытырга ярамый. Коронавирус шартларында Рөстәм Миңнеханов, беренче чиратта, шундыйларга, эшсез калганнарга ярдәм итәргә йөкләмә бирде. Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, җәмгыятьтә тиешле дәрәҗәдә түләнелә торган хезмәт хакына, хәерчелекне бетерүгә ихтыяҗ бар. Социаль тармакка Рөстәм Нургали улы гел зур игътибар бирде. Алдагы биш елда да шул игътибарын киметмәс дип өметләнәм, – диде Эльмира Зарипова.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Президентка уңышлар теләде.

– Иске һәм яңа Президентыбызга бары тик исәнлек-саулык кына телибез. Инде республикабызның бөтен яңа тарихында дип әйтик, язмышы аның белән турыдан-туры бәйле бит инде. Дөрес, Минтимер Шәриповичның һич тә дәрәҗәсен төшермичә, ә инде соңгы 10 елда Рөстәм Нургалиевич җитәкчелек иткән Президент буларак, яшәешебездә, республикабызда тагын да матур динамик үсештә бит. Шуңа күрә юлыбыз туры, кыйблабыз бар, исән-сау булып, Президентның зур һәм эшлекле командасы белән киләчәктә тагын да матуррак үсешләргә нәтиҗәләргә ирешергә язсын, – диде ул.

Лилия ЛОКМАНОВА

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*