tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Коръәннең дөнья телләренә тәрҗемәсе (Шамил Закировның 75 еллыгына)” күргәзмәсе ачыла
“Коръәннең дөнья телләренә тәрҗемәсе (Шамил Закировның 75 еллыгына)” күргәзмәсе ачыла

“Коръәннең дөнья телләренә тәрҗемәсе (Шамил Закировның 75 еллыгына)” күргәзмәсе ачыла

15 сентябьдә 15:00 сәгатьтә Ислам мәдәнияте музеенда “Коръәннең дөнья телләренә тәрҗемәсе (Шамил Закировның 75 еллыгына)” күргәзмәсе ачыла.

Шамил Зиннур улы Закиров (1945-2012) – 1985 елдан 2012 елга кадәр Камал театры директоры булып эшли, җәмәгать һәм театр эшлеклесе була. Ул “Казан Кирмәне” музей-тыюлыгына 613 уникаль экспонат таршырган, алар арасында Коръән китаплары, Изге китапның тәрҗемәләре, Коръәни фәннәр буенча хезмәтләр, шамаильләр һ.б. Әлеге экспонатлар “Казан Кирмәне” музей-тыюлыгы фондларында саклана, шулай ук, күп кенә күргәзмә проектларда мөһим экспонатлар буларак кулланыла.

Күргәзмәдәге күпчелек экспонатлар – Шамил Закировныкы. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры музее материаллары коллекциянең эчтәлеген ачарга ярдәм итә.

Күргәзмәдәге Коръән коллекцияләре европа (рус, инглиз, поляк, фин һ.б.) көнчыгыш (япон, урд, хинд, кытай) һәм Россия халыклары, шулай ук, БДД илләре телләрендә. Коръәннең күп телләргә тәрҗемә ителүе мөселман халыкларының төп китабына ихтыяҗ зурлыкны күрсәтә. Кургәзмәдәге китапларның кайберләрендә «Кол Шәриф мәчете Коръән китапханәсе» мөхере сугылган, шулай итеп Шамил Закиров үз коллекциясендәге китапларны тамгалаган. Кайбер нөсхәләр чит телләрдә яшәүче Россия кешеләре, иҗат дөньясындагы коллегалары тарафыннан бүләк ителгән.
Күргәзмә 2020 елның октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.

kamalteatr.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*