tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Баулы районында бер төркем объектларны карады
Милли шура рәисе Баулы районында бер төркем объектларны карады

Милли шура рәисе Баулы районында бер төркем объектларны карады

Азнакай районына эш сәфәреннән соң, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Баулы районына юл алды. Биредә ул шулай ук бер төркем объектларны карады.

Иң беренче итеп, Васил Шәйхразыев 1 номерлы Баулы шәһәр китапханәсендә булды, аннары “Безнең ишегалды” программасы буенча төзекләндерелгән С.Сәйдәшев урамындагы 21нче йорт тирәсен карады

Соңрак Милли шура рәисенә Баулының Җиңү һәм хезмәт даны паркында төзекләндерү барышын күрсәттеләр. Шулай ук Васил Шәйхразыев Балалар сәнгать мәктәбе ачылышында катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*