tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рөстәм Миңнеханов: «Казанда Җәмигъ мәчете проектына халыкара конкурс игълан ителәчәк»
Рөстәм Миңнеханов: «Казанда Җәмигъ мәчете проектына халыкара конкурс игълан ителәчәк»

Рөстәм Миңнеханов: «Казанда Җәмигъ мәчете проектына халыкара конкурс игълан ителәчәк»

Казанда Җәмигъ мәчете проектына халыкара конкурс игълан ителәчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 100 еллыгына багышланган туры эфир барышында әйтте.

«Дини бәйрәмнәр, җомга намазларында барлык мөселманнарны ничек сыйдырырга дигән сорау күптән туган иде. Кайчак мәчеттә хатын-кызлар өлеше хисабына бу сорау хәл ителә иде», — диде ул.

Президент мәчет төзү өчен берничә мәйданчык каралганын әйтте. «Уңайлы урын булырга, ун мең кешене сыйдырырга тиеш. Бу шактый зур, уникаль объект. Традицияләр дә сакланырга тиеш. Башта урынын тәгаенләргә кирәк, шәһәр хакимияте, Диния нәзарәте дә моның белән шөгыльләнә. Аннары халыкара конкурс уздырачакбыз», — диде.

Рөстәм Миңнеханов Ислам динен кабул итүнең 1100 елына җитешү өчен ашыгырга кирәк, дип ассызыклады. Проектның гамәлгә ашырылуына быел пандемия комачаулаганын искәртте. «Икътисадка зыян килгәнлектән бу эш бераз күченде, ләкин ул гамлгә ашырылачак», — диде.

Гөлнар Гарифуллина
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*