Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдингә Мөхтәрәм мөфти хәзрәтләре! Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Сезне, Ислам дөньясының аерылгысыз бер өлеше булып торган татар халкының рухи юлбашчыларының берсен, ихлас күңелдән гомер бәйрәмегез – 65 яшь тулган көнегез белән котлый. Аллаһының тәкъдире белән мөселманнар золым кичергән бер чорда Сез икеләнмичә хак дин юлын сайладыгыз, атаклы уку йортларында гыйлем ...
Дәвам »Рубрика: Милли тормыш
Һәйкәл ташында – милләт җаны җылысы
Олпат язучы, чын милләтпәрвәр һәм билгеле җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллиның 2012 елның 2 маенда вафат булуы татар зыялылары һәм киң җәмәгатьчелек өчен зур югалту булды.
Дәвам »
Әлмәт оешмасында яңа җитәкче
2013нче елның 10нчы октябрендә Әлмәт шәһәренең Әлмәт дәүләт муниципаль институты бинасында Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт шәһәрендәге оешмасы бюросы утырышы узды.
Дәвам »
Шыгырданда форум узды
2013 елның 4 октябрендә Чуашстан Республикасының Шыгырдан авылында III Төбәкара авыл икътисады форумы булып узды. Форумның төп оештыручылары – Чуашстан Республикасы мөфтияте.
Дәвам »
Халисә Казанны яулады
Башкортостанның Нуриман районында яшәүче шагыйрә Халиса Мөдәрисова талантлы әсәрләре, матур китаплары белән татар җәмәгатьчелегенә яхшы билгеле.
Дәвам »
Юбиляр
Бүген, 10 октябрь көнне Фәннәр академиясендә танылган галим, бик күп шәкертләрнең остазы, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан фәннәр академиясе академигы, Россия лингвистик фәннәр академиясе академигы Мирфатыйх Зәки улы Зәкиевның 85 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.
Дәвам »
“Ак калфак” оешмасының сафлары арта
Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы Татарстан районнарында үзенең бүлекчәләрен оештыра һәм аңа җитәкчеләр сайлый башлады
Дәвам »
Хәтер көне уңаеннан
Хәтер көне якынлаша. Шул уңайдан, Бөтендөнья татар яшьләре Форумының Казан бүлеге активистлары җыелып шәһәрнең Бишбалта бистәсе зиратында өмә уздырачаклар.
Дәвам »
“Тузмый торган бүләк”
11 октябрьдә, көндезге сәгать икедә, Габдулла Тукай әдәби музеенда мәгърифәтче һәм җәмәгать эшлеклесе Сәйдә Аппакованың “Тузмый торган бүләк” исемле китабын тәкъдим итү чарасы була.
Дәвам »
Узып барышлый…
8 октябрь көнне Казанда, Филармония концертлар залында Гөлнара Сабированың “Узып барышлый” дип аталган җыр кичәсе узды. Гөлнара Сабирова – танылган журналист. Бу өлкәдә ул унике ел эшли. 200дән артык шигырь һәм 100дән артык җыр авторы. Гөлнараның шигырьләренә язылган җырлар Салават Фәтхетдиновның да, Хәния Фәрхинең дә, Айдар Галимовның репертуарында. Күптән түгел Гөлнара Сабированың “Иң зур сөю” дигән икенче җырлар җыентыгы да ...
Дәвам »