Бәйрәм белән! Татарстан Республикасы көне белән!
Дәвам »Рубрика: Җәмгыять
Республика һәм Казан каласы көне чараларына багышланган махсус сайт эшли башлады
30 август – Татарстан Республикасы һәм Казан каласы көне. Шуңа бәйле бәйрәмгә багышланган http://1009.kzn.ru сайты эшли башлады, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат хезмәте. Махсус сайтта исә бүген уздырыласы бәйрәм чаралары программасы, кайсы вакытта һәм кайда үткәреләсе турында мәгълүмат бирелә. Яңа сайт шулай ук Казан каласы хакында да белешмә бирә, дип яза “Татар-информ” МА. Ни кызганыч, сайт татар телендә эшләнмәгән.
Дәвам »
Красноярскида татар ашларын әзерләү буенча мастер-класс узачак
Бүген 29 августта Красноярскиның яшь гаилә академиясе бинасында “Татар ашлары” мастер классы үткәреләчәк. Мондый төр чаралар ай саен үтә икән. Алар төрле халыклар белән таныштыру максатыннан оештырыла. Шәһәрнең иң оста татар хуҗабикәләре кыстыбый (бу ризык якмыш, күзикмәк дип тә йөртелә әле) һәм чәкчәк әзерләү бар нечкәлекләрен күрсәтеп-сөйләп, пешерп бирәчәкләр.
Дәвам »
Римзил Вәли: “Берләшү мизгелен онытмаска кирәк”
Минем өчен 30 август – иң зур бәйрәм. Бу көнне Татарстан мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителде. Һәм бу гамәлне беркем дә инкяр итә, юкка чыгара, дегеткә манчый алмый.
Дәвам »
Тубылда Сүзге ханбикәне сайладылар
Шәһәрдә яшәүчеләрнең күпчелеген татарлар тәшкил иткән Тубылда Төмән өлкәсенең 70 еллык юбилее уңаеннан чибәр ханбикә сайланды, кул эшләре осталары күргәзмәсе үтте.
Дәвам »
Бишкекта Муса Җәлилне искә алдылар
21 августта "Бердәмлек" Кыргызстан татарлары берлеге Советлар Союзы герое, шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган кичә үткәрде.
Дәвам »
Бөтенроссия “Татар кызы 2014” конкурсы башланып китте
Башка матурлык конкурсларыннан аермалы бу бәйгедә эчке киемнән дефиле тыелган.
Дәвам »
Бергә – гомергә
Салехард радиосында татарча тапшырулар алып барган Равил Ниязов җәмәгате Майра белән алтын туйларын тантаналы бәйрәм иттеләр
Дәвам »
Милли спорт уеннары буенча фестиваль
Беренче тапкыр уздырылучы бүгенге спорт бәйрәме Россия кысаларында гына оештырылган булса да, татар көрәше турнирында Таҗикстан һәм Үзбәкстаннан да вәкилләр бар иде
Дәвам »
Булдыклы һәм иманлы Кукмара төбәгендә
Чыңгыз Айтматовның әнисе ягыннан зур нәселне - дүрт йөздән артык кешене үзендә туплаган бу шәҗәрә тарихта билгеле, аны галимнәр өйрәнгәннәр, матбугатта бастырып чыгарганнар
Дәвам »