ТР Премьер-министры Илдар Халиков Нурлатта чуваш мәдәниятенең “Уяв” VIII Бөтенроссия милли бәйрәмендә катнашты. (5 июль, 2014) Бу бәйрәм монда 2006 нчы елдан уздырыла. Россиянең барлык почмакларыннан 100дән артык фольклор коллективы бәйрәмнең кунакларын һәм катнашучыларын куандырды. Чарада Чувашстаннан, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Самара өлкәсеннән, Пермь краеннан, Башкортстаннан, Россиянең башка төбәкләреннән рәсми затлар булды. Кунакларга милли аш-сулар белән төрле ишегаллары күргәзмәләрен тәкъдим иттеләр. ТР ...
Дәвам »Рубрика: Җәмгыять
Биләр тарихи-археологик музей-тыюлыгында яшьләрнең “Сәләт” Халыкара III белем бирү форумы узачак
Анда 5 меңләп бала катнаша
Дәвам »
Тарихи Болгарга Илһамлы сәяхәт
Татар халкы тарихы һәм дәүләтчелеге өчен гаять әһәмиятле булган борынгы Шәһри Болгар тыюлыгы ЮНЕСКО дәрәҗәсендәге дөньякүләм мирас исемлегенә кабул ителде. Бу уңайдан милләтебезнең абруйлы затлары Болгарга өр-яңадан сәфәр кылалар. Болгарның яңаруы, милли ядкәрнең дөньяга танылуы бөек җырчыбыз Илһам Шакиров һәм аның дуслары өчен дә зур бәйрәм.1990 елда төзелеп һәрвакыт кызыклы милли проектларны гамәлгә куючы “Җыен” вакыфы һәр елны атаклы җырчы ...
Дәвам »
Азнакайда “Җиләк бәйрәме” узачак
Татарстанның Азнакай районында нинди генә бәйрәмнәр оештырылмый. Җиләкләр тулып пешкән чорда азнакайлыларны тагын бер күңелле чара көтә – “Җиләк бәйрәме”, дип хәбәр итә җирле “Маяк” басмасы. Бу шимбәдә, 5 июльдә, бәйрәм җиләк җыючылар конкурсы белән башланып китә. Анда катнашырга теләүчеләрне автобуслар сәгать иртәнге 7дә Балалар иҗаты үзәге каршыннан утыртып, урман-болыннарга юл алачак. Кичке 5тә исә Татарстан мәйданында җыр-моң, уен-тамаша, җиләк ...
Дәвам »
Казан-Мәскәү тизйөрешле поезд юлы: халыкка зыян килмәячәк
Якын арада Мәскәү белән Казан арасында югары тизлектәге тимер юл магистрале төзүнең төгәл маршруты расланырга мөмкин. Шунысы мөһим – әлеге проектны тормышка ашырганда күчемсез милеккә дә, торак пунктларга да зыян килмәячәк, дип ышандыралар. Әйләнә-тирә мохит тә әллә ни пычранмаячак. Мәскәү белән Казан арасында тизйөрешле поезд юлы төзелү турындагы хәбәрне татарстанлылар шатланып кабул иткән иде. Бу аңлашыла да, чөнки алар ике ...
Дәвам »
Үзебезне милләт дисәк – милләт булып яшик. Рефат Чайлак.
2 июльдә Акмәчеттә Исмәгыйль Гаспринский исемендәге җөмһурият китапханәсендә шагыйрь Рефат Чайлакның “Ватан дуйгъусынен” (“Ватан тойгысы белән” (хисе белән) китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Шагыйрьне яңа китабы чыгу уңаеннан Кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл, шагыйрьләр Шерьян Али, Певат Зети, Закир Къуртнезир, Аблязиз Велиев, кырымтатар артистлары котлады. Чайлак үзе исә мин үземне шагыйрь дип исәпләмим, ләкин миңа милләтебез, ватаныбызның киләчәге ...
Дәвам »
Сахалинда сабан туе
Южно-Сахалинск шәһәренең татар автономиясе житәкчелегендә 29 июнь көнне бу калада тугызынчы тапкыр Сабантуе узды. Моңа кадәр көннәр янгырлы, салкынча булса да, без бик нык теләгәнне ишетепме, көн искиткеч матур, кояшлы, кызу булды. Быел, Сабантуйны һәрвакыттагыча шәһәр паркында тугел, ә шәһәр читендәге аланда уздырдык. Ерак булгач, халык килмәс дип курыккан идек, юкка булган икән: мәйданда алма төшәрлек тә урын юк иде. Бәйрәм ...
Дәвам »
Бишкәктә дә Сабантуй узды
28 июньдә Кыргызстан башкаласының Дайыр Асанов исемендәге Җиңү паркында Сабантуй үтте. Бәйрәм Бишкек мэриясе һәм РФ илчелеге ярдәмендә оештырылды. Җыелган халыкны вице-мэр Айгөл Рыскулова сәламләде. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары буларак Кыргызстан Президенты аппаратыннан Мира Карыбаева һәм Роза Айтматова чакырылганнар иде. Бишкек Сабантуенда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм Татарстаннан артистлар да катнашты. Кыргызстанда якынча санаганда 30 меңләп татар яши, ...
Дәвам »
“Ростелеком” Идел буе төбәкләрендә “Интерактивное ТВ” абонентларына “ТНВ Планета” телеканалын тәкъдим итә башлады
"ТНВ Планета" гамәлдәге төп телеканаллар пакетларына кертелгән.
Дәвам »
Арчалылар яңа мәчет ачты
Июнь ае матур вакыйгаларга бай булды, шуларның берсе Татарстанның Арча районы Урта Пошалым авылында мәчет ачылды. Озак еллар авылның балалар бакчасы, аңа кадәр авыл җирле үзидарә биналары булып торган бинаны авыл халкы манара куеп мәчет итеп үзгәрткәннәр. Күпләргә бу авыл җырлар аша билгеле, ә инде монда яшәүче халыкның арба-чана ясау буенча тирә–якта зур осталар икәнлеген күпләр беләдер. Гомумән Арча ягы ...
Дәвам »