tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Җәмгыять (страница 832)

Рубрика: Җәмгыять

Татарстандагы Миңгәр авылы Сабантуе быел нәрсә белән шаккатырачак?

Миңгәр кичке Сабан туен үз күзләре белән бер тапкыр күргән кеше аны көтеп ала торганга әйләнә. Быел авыл Сабан туе 7 июньдә булачак. Сабан туе кичке сәгать 4тә башланып, төнге 12гә кадәр дәвам итәчәк.

Дәвам »

Татарстанның Спас районында татар телен өйрәтүче төбәкара лагерь эшләячәк

Татарстанның Спас районында мең балага исәпләнгән төбәкара палаткаларда торышлы лагерь эшләячәк. Биредә ял итүчеләр татар теле практикасы алачак. Балалар Россия Федерациясенең төрле төбәкләреннән һәм чит илләрдән чакырулы. Мондый туплануның максаты – татар халкы мәдәнияте, Татарстан белән якыннан танышу, татар телендә аралашу.

Дәвам »

Истанбулда традицион Сабан туе бәйрәм ителде

1 июньдә Истанбулда Сабан туе халык бәйрәме узды. Чара Истанбул Сарыер районы паркында узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллегендә белдерделәр. Бәйрәм чараларында РФ нең Истанбулдагы генераль консулы Алексей Ерхов, Халыкара төрек мәдәнияте оешмасы (ТӨРКСОЙ) генераль секретаре Дюсен Касеинов, Истанбул провинциясе вице-губернаторы Казым Текин, “Берләштерелгән шәһәрләр һәм җирле хакимият” Бөтендөнья оешмасының урта Көнчыгыш һәм көнбатыш Азия төбәк ...

Дәвам »

ТУГАН ТЕЛЕМ – ТАТАР ТЕЛЕ

Соңгы елларда татар  телен өйрәнүгә  республикабызда гына түгел, Россия төбәкләрендә дә аеруча киң игьтибар бирелә.  Яңа дәреслекләр, укыту – методик комплектлары дөнья күрә, аудио– видео язмалар барлыкка килде. Укытучының  нәтиҗәле дәрес бирү мөмкинлеге артты, укыту процессында куллану өчен  төрле технологияләр арасыннан уңышлы дип санаганын сайлап алу шартлары да тудырылды. Республикада татар теле  дәреслекләрен язучы  авторлар  шактый. Алар барысы да үз ...

Дәвам »

Гармун моңы тансык җаннарга

Татарстандагы Чирмешәндә инде өченче тапкыр узган “Уйнагыз, гармуннар!“ бәйрәмендә 76 яшьлек ветеран Виктор Меркулов, 2 нче класс укучысы Эльвина Җаббарова да кулларына гармун һәм баян алып, тамашачыларны җилкендерделәр.

Дәвам »

Әтрәчтәге изгеләр зираты янында 2014 ел җыены үтте

Татарстанның Тәтеш районына караган Зур Әтрәч авылы халкы узган ял 1 июнь көнне биредә инде сигезенче мәртәбә үткәрелә торган "Әтрәч укулары" җыенын оештырды.

Дәвам »

Казанда дин әһелләре җыенына әзерлек бара

Русиядәге татар дин әһелләре тиздән Казанга җыелачак. Анда мәчетләрдә ана телебезне саклау кебек мәсьәләләр дә күтәреләчәк.

Дәвам »

Балаларга бәйгеләр…

 peduspeh.ru  интернет сайты бисер белән мавыгучылар өчен яңа бәйге игълан итте. Ул “Бисер остасы” дип атала. Бәйге  “Дом книги” кибетләр челтәре  белән берлектә уздырыла. Җиңүчеләрне бүләкләр, дипломнар, рәхмәт хатлары көтә. Тулырак мәгълүматны безнең сайтыбызда таба аласыз.  Барыгызны да бәйгедә көтеп калабыз! peduspeh.ru интернет сайты

Дәвам »

КФУ галимнәре Истанбулда

Май аеның соңгы көннәрендә,  Казан федераль университетының Массакүләм коммуникацияләр һәм социаль фәннәр институты телевидение тапшырулары әзерләү һәм тапшыру кафедрасы галимнәре Истанбулда булып киттеләр. Алар Истанбул университетының коммуникация факультеты җитәкчелеге чакыруы буенча килде

Дәвам »