tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Губернатор татарларны котлады
Губернатор татарларны котлады

Губернатор татарларны котлады

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозов халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшләүчеләргә  һәм иҗтимагый хәрәкәт активистларына  Россия дәүләт бүләкләрен  һәм өлкә Хөкүмәте  премияләрен тапшырды.

Һәр елны халыклар бердәмлеге көне алдыннан Хөкүмәт йортында өлкә башлыгы еллар дәвамында сәнагать, мәдәният һәм мәгариф тармагында эшләүчеләргә, шулай ук төбәктә милли тотрыклыкны саклауда, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга зур өлеш керткәннәргә дәүләт бүләкләрен тапшыра. Димитровград шәһәренең татар автономиясе рәисе, өлкәнең атказанган машина төзүчесе, шәһәр Думасы депутаты  Фәрит Хәлиуллов бүген Губернатор кулыннан өлкә премиясен бирү турындагы таныклыкны алды.

   Ульяновск шәһәренең Электромеханика көллияте  укытучысы Исмәгыйль Сафиулловка “Ульяновск өлкәсенең атказанган  физик культура һәм спорт хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. Әле дә  эшләп йөрүче 71 яшьлек Исмәгыйль аганың 50 елдан артык хезмәт стажы бар. “Көн саен спорт белән шөгылләнгәнгәдер инде, бер генә көн дә авырып караганым юк” ди мәгариф ветераны.

Димитровград шәһәренең сөт сәнәгате технологик техникумы директоры, педагогика фәннәре кандидаты Наил Галиуллов җитәкли торган уку йорты Идел буе федераль округында бердәнбер.  Ул моннан берничә ел элек  Россиянең атказанган һөнәри белем бирү хезмәткәре исеменә лаек булган иде. Бүген исә аңа өлкәнең атказанган укытучысы дигән мактаулы исем бирелде.  

   Хөкүмәт бүләкләрен тапшырганнан соң губернатор бүләкләнүчеләр белән  рәсми  булмаган аралашуда катнашты һәм аларга тагын бер кат рәхмәтен һәм котлавын ирештерде.

                                                                                     Рамис Сафин,  Ульяновск   

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*