tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Диварларда татар исемнәре
Диварларда татар исемнәре

Диварларда татар исемнәре

Самара өлкәсенең татар милли–мәдәни мохтарияте татар иҗтимагый һәм дини оешмалар белән берлектә “Самара краенда татар эшләре һәм исемнәре” проектын тормышка ашыру белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә шәһәрдә унбишләп татар исемнәре һәм эшләре белән бәйле урын табылган. Үткән елда шул урыннарның берсенә – 1913 елда төзелгән Тарихи мәчет урынындагы Спорт  сараена истәлекле такта эленгән иде инде.

Быел оешма Татарстан Республикасы грантын отып, шушы изге эшне дәвам итте. Шулай итеп, шушы көннәрдә тагын өч бинага Галактионовский урамы, 64 адресы буенча Советлар Союзы Герое Рәүф Кутукв (1925–1944) яшәгән йорт диварына; Кәрим Тинчурин җитәкчелегендәге татар музыка–театр студиясе урнашкан Ленинградский урамындагы 28нче йорт диварына һәм Алексей Толстой урамында Тарихи мәчет янында 1902 – 1918 елларда милли татар мәктәбе эшләгән йортка да истәлек тактасы элү тантаналары узды.

“Бердәмлек” газетасыннан алынды, Самара шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*