“Мин татарча сөйләшәм!“ район бәйгесендә катнашкан 80 егет һәм кыз – чуваш, рус, мордва, әрмән балалары быел да бер-берсенә җитди көндәш булдылар.
Дәвам »Рубрика: Җәмгыять
Пензада иң чибәр татар кызын сайлап алачаклар
23 мартта Пензада «Мисс татарочка-2014» конкурсы узачак.
Дәвам »
Удмуртиядәге иң шәп егетне Можгада сайлап алачаклар
Габдулла Тукай туган көненә багышлап Удмуртиядә республикакүләм “Татар егете” бәйгесе үткәрәчәкләр. Бәйгене Можга татарлары милли-мәдәния автономиясе һәм “Иман” татар яшьләре оешмасының җирле бүлеге оештыра. 18-35 яшьтәге ир-егетләр саф татар телендә үзләре белән таныштырырга һәм татар егете нинди булуы турында сөйләргә тиешләр. Конкурс ике этапта үтәчәк. Анкета тутыру һәм кастинг 2 апрельдә узачак. Икенче этапта егетләрне иҗади ярышлар көтә.
Дәвам »
Хельсинкида Күчмә утырыш башланды
Егерме беренче март көнне Финляндиянең башкаласы Хельсинки каласында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросының Күчмә утырышы башланды. Аның эшендә тугыз Бюро әгъзасы һәм Финляндиядәге Исламия җәмгыяте активистлары катнаша. Шулай җәмгыятенең җитәкчесе Атик Али ачып җибәрде. Ул бүгенге утырышта катнашучы милләттәшләребез белән таныштырып узды. Аннан соң Бюроны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров дәвам итте. Ул бүгенге көндә татар ...
Дәвам »
Күчмә утырыш -Хельсинкида
Хельсинки шәһәрендә күчмә утырыш узачак. Милләттәшләребез белән очрашулар көтә.
Дәвам »
Казанда “Татар кызы” бәйгесе быел саф татарча узды
Казан шәһәр идарәсе милләткә йөз белән каравын "Татар кызы-2014" бәйгесендә күрсәтергә тырышты.
Дәвам »
Казанда “Татар кызы” шәһәр бәйгесе үтәчәк
Анда район турларында җиңү яулаган 7 кыз катнашачак.
Дәвам »
Казанга III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына катнашучылар килә башлады
14 март иртәсеннән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасына авыл эшмәкәрләре җыела башлады.
Дәвам »
Казанда Россия мөселман хатын-кызларының “Мөслимә” оешмасы төзелде
12 мартта Казанның "Ярдәм" мәчетендә узган "Мөслимә" Татарстан хатын-кызлары оешмасы корылтаенда катнашкан 108 делегат шундый карар кабул итте.
Дәвам »
Ульяновск губернаторы “Чишмә” тапшыруы коллективын котлады
Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов “Чишмә” җирле телетапшыру коллективына “Татар рухы һәм каләм” бәйгесендә җиңүләре белән котлап, тәбрикләү телеграммасы юллаган. “Үзегезнең көндәлек хезмәтегез белән сез татар халкының үзаңын үстерәсез, татар мәдәниятен саклау һәм баетуга зур көч куясыз, иҗади уңышлар, илһам телим. Туган ягыбыз турында кызыклы сюжетларыгызна көтеп калабыз”, – диелә телеграммада.
Дәвам »