Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Мунчали укулары» өченче тапкыр узды
«Мунчали укулары» өченче тапкыр узды

«Мунчали укулары» өченче тапкыр узды

Чүпрәле районы Мунчали авылында бүген «Мунчали укулары» өченче тапкыр узды. Аны моннан өч ел элек, танылган язучыбыз Туфан Миңнуллинның вафатыннан соң, оештырылган иде.

Быелгы укуларда республикабызның  бик күп танылган дин әһелләре,  күрше өлкәләрнең имамнары, галимнәр, язучылар, сәнгать осталары җыелган. Әлбәттә, авылдашлар, райондашлар да кунакка җыелган иде. Җомга намазыннан соң «Мунчали укулары»на җыелган милләттәшләребезне Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Айрат Җәләлов котлады, районның үсешенә үз өлешен керткән мөхтәрәм затларга рәхмәт хатларын да тапшырды. Әлеге бүләккә ия булучылар арасында танылган эшмәкәр, шушы авыл килене, бик күп игелекле эшләр башкарган Дания Әсхәт кызы Тулова да бар.

Мәйданга җыелган халыкны ТР мөфтие урынбасары Нияз хәзрәт Сабиров, ТРның баш казые  Җәлил хәзрәт Фазлыев,  «Казанның мең еллыгы» мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһанша, Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати-аналитика Идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, Татарстанның атказанган артисты Руслан Дәминов сәламләде.

Чыгыш ясаучылар арасында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Флера Тарханова, Ульяновск өлкәсе мөфтие урынбасары Рафаэль хәзрәт Нәҗметдинов, тарих фәннәре докторы Наил Таһиров, Жәлил хәзрәт Фазлыев, Нияз хәзрәт Сабиров, Рөстәм хәзрәт Ясәвиев, Ильяс хәзрәт Жиһанша,  Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтахов һәм башкалар.

Якташлары, Татарстанның атказанган артисты  ИлСаф та бәйрәмгә җыелган халыкны үз җыр- моңнарына төрде.

Бәйрәм урамда узды.

Гөлназ Шәйхи

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*