tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанлы авылы мәктәбенә – 90 ел.
Казанлы авылы мәктәбенә – 90 ел.

Казанлы авылы мәктәбенә – 90 ел.

Себернең тайга арасында урнашкан татар авыллары өчен узып баручы быелгы җәй айлары бәйрәмнәргә мул булды.

Халкыбызның милли сабантуй бәйрәмнәре кебек уздырыла торган авылдашлар очрашуларына үрелеп Вагай районы Казанлы урта мәктәбе үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтте. Агыт елгасы буйлап урнашкан Меткә, Сөләйман, Ләмцәй, Тугыз, Кече Уват, Казанлы авылы балалары әлеге мәктәптә белем алган. Баштарак ул Казанлы авылында кечкенә генә бер йортта мәдрәсә буларак кына ачыла. Бөек ватан сугышы алды елларында инде 8 еллык мәктәп ролен башкара. Мәктәпнең директоры булып ул чакта Сәлах Алеев эшли. Әлбәттә, сугыш чорында мәктәп кабат башлангычка кала. Сәлах абый исән–сау сугыш кырыннан әйләнеп кайтып мәктәпне янәдән аякка бастыруга ирешә. Беренче укытучылардан булып мәктәптә Абдулла һәм Әсхапчамал Галеевлар, Рәхим Әлмөхәммәтовлар эшли. шуны да әйтергә кирәк, бу укытучыларның нәсел дәвамчылары (3 буын) әле дә туган мәктәпләренә хезмәт итә. Кичә барышында мәктәп ветераннарын да котлап киттеләр.

юш 9Шулай ук, юбилей кичәсендә сугыш арты елларыннан соң иң беренче мәктәп чыгарылышы укучыларының быел үзләренең 45 еллыгын билгеләп үтүләре турында белдерттеләр. Хәер, очрашуга бик санаулысы гына килә алган: Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә балаларга белем бирүче Айзатулла Хисматуллин Зәйтүнә Арипова, Уразмөхәммәт Аблазисов, Хөсничамал Уразова, Рабига Исхакова, Нера Сагидуллина.

Төрле елларда Казанлы урта мәктәбен Сәлах Алеев, Марат Ахин, Модест Галеев, Хәлим Байбиков, Суфия Абукина, Бану Байбикова җитәкләгән. Бүгенге көндә белем йортының хуҗабикәсе –Мәгыйзә Корманалиева.

Мәктәп юбилеена төрле төбәкләрдән элеккеге укучылары, укытучылары, мәртәбәле кунаклар җыелган иде. Кемнәр генә юк алар арасында: гади эшчедән башлап дәүләт эшлеклесенә кадәр. Алар барысы да Казанлы авылы мәктәбенең татар телендә белем алган кадерле укучылары.

Мөнирә Сәгыйдуллина,

Казанлы авылы мәктәбенең 1988 ел чыгарылышы укучысы.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*