tatruen
Баш бит / Яңалыклар /  Без  иманлы  сәфәрдә… 
 Без  иманлы  сәфәрдә… 

 Без  иманлы  сәфәрдә… 

Соңгы елларда гореф-гадәтләргә,йолаларга һәм бәйрәмнәргә игътибар арта бара.Шулай ук онытыла барган бәйрәмнәрне дә тергезеп,халыкның үзенә кайтаруга омтылыш көчәя.Бу яңартылып килгән кичә-бәйрәмнәр халыкның күңелен ачу максатыннан гына түгел,ә бәлки,үсеп килүче яшь буынның күңеленә иман нуры иңдерү,милләтебезнең гореф-гадәтләре белән таныштыру,аны белеп үзсеннәр,татарлыклары белән горурлансыннар дигән максаттан да оештырыла.Югыйсә бит хәзер саф татар авылларында да татар балаларынынң урыс телендә аралашулары күренә башлады.Мин татар баласы урыс телен белмәсен дип әйтмим,белсен, урыс телен бүгенге заманда камил белү кирәк,ләкин инде һәрхәлдә үз телеңне санга сукмау хисабына түгел.Тикмәгә генә бит инде

…Урысчада яхшы бел,

Татарча да яхшы бел.

Икесе дә безнең өчен

Иң кирәкле,затлы тел,”-дими шагыйрь.

Шушы максаттан чыгып Биектау районының “Ак калфак” ижтимагый оешмасы укучы балалар  һәм үзешчәннәр катнашында “Без иманлы сәфәрдә…”дип аталган кичә-концерт оештырып халыкка тәкъдим итте. Чара  кичке җылы кичләрнең берсендә  бакчада җыелып уздырылды.

Алып баручылар туган телебез аша тарих пәрдәсенең бер читен күтәреп,  тамашачыларны үткәннәргә күз салдырдылар.Безнең татар халкы элек-электән укымышлы булган,белемгә омтылган.Нинди генә кыенлыкларга,авырлыкларга очраса да сынмаган,сыгылмаган.Әйе,татар халкы бөек шәхесләргә бай:аның Акчурины,Дәрдмәне,моңлы иткән Тукае,батыр иткән Җәлиле,мәхәббәтле иткән Кол Галие…Болар бит милләтебезнең йөзек кашлары.Шундый көчне алар каян алган,ничек моңлы да,батыр да булганнар?! Ул көч-халыкта,туган җирдә,туган телдә.Шушы сүзләргә өстәп халкыбыз иманлы да ул дип тә өстисе килә.Әйе,соңгы вакытта олылар гына түгел,яшьләрдә исламга омтыла башлады.Иман-гарәп сүзе.Ул ышанычны аңлата. Алып баручыларның шушы сүзләрен ике яшүсмер малай Азан әйтеп дәвам иттеләр.

Иман кешенең дөньяга карашына бик нык тәэсир итә.Ул (иман) –тумыштан уку-өйрәтү вә гаилә тәрбиясе белән ирешелгән рухи халәт.

Кичә барышында  кадерле әти-әниләргә, дәү-әни,дәү-әтиләрне олылау турында да бик матур һәм җылы сүзләр әйтелде.Һәр әйтелгән сүздән соң бик матур җырлар, биюләр башкарып балалар кичәгә тагын да ямь өстәделәр.

Бу оештырган мәдәни чара Рамазан аена туры килгәнлектән,дингә багышлап та матур сүзләр һәм шигырьләр укылды.

…Саждәсен кыла күңелләр,

Таң сәгате-сәхәрдә.

Без-мәңгегә иман белән,

Без-иманлысәфәрдә…

Шундый матур шигыри юллар белән концертны тәмамладык. Халыкның күңеле бик булып,хәтта икенче көнне дә күреп, рәхмәтләрен җиткерделәр.

 

                                              Биектау муниципаль районының “Ак калфак”

                                              ижтимагый оешмасы рәисе  Шакирова Г.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*