ТАТРУСENG
Баш бит / Татар авыллары (страница 37)

Рубрика: Татар авыллары

Эшкуарлар милли чара үткәрергә ярдәм итә

Төмәндә татар егете һәм татар кызы бәйгеләре берьюлы оештырылды. Бу чарада милли рух, булдыклылык, белемле һәм әдапле булулары белән аерылып торучы яшьләр катнашты. Аны үткәрүгә татар эшкуарлары матди яктан да, оештыру ягыннан да зур ярдәм курсәтте. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бюро әгъзасе Фәрит Уразаев төмәнлеләрнең мондый эшчәнлеген югары бәяли.

Дәвам »

ЯҢА БИДӘНГЕ МӘКТӘБЕ ЯБЫЛМЫЙ КАЛДЫ

Ульяновск өлкәсендәге Яңа Бидәнге авылында халык мәктәпне ябылудан саклап кала алды. Мәгариф чиновникларыннан авылның 46 бала укый торган татар мәктәбен рус авылындагы мәктәп белән берләштерү турындагы сүз чыгуга, укытучылар авыл халкы белән бергәләп йөзләгән имза җыеп төрле дәрәҗәдәге түрәләргә хат юллады. Алар арасында генераль прокуратурага һәм бала хокукларын яклау буенча вәкиллекккә юлланганнары да бар иде. Ульяновск өлкәсе Яңа Бидәнге авылы ...

Дәвам »

Бизнес татар авылларынын үстерә! (Пресс-релиз)

2014 елның 14-16 мартында Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы III Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенын үткәрә.

Дәвам »

“Халкым минем” фестиваленең алтынчысы узды

Бөтендөнья татар конгрессы инициативасы белән Самара өлкәсенең Похвистнево районы, Гали авылында “Халкым минем” төбәкара иҗат фестивале 2009 елдан уздырыла башлады. Фестивальнең төп иганәчесе – Похвистнево районы “Туган тел” оешмасы җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, эшмәкәр Расих Латыйпов. Фестивальнең максатлары – татар авылларында яшәүче сәләтле яшьләрне һәм өлкәннәрне барлау, аларга иҗади яктан ачылу өчен шартлар тудыру. Төп оештыручылар – ...

Дәвам »