tatruen
Баш бит / Яңалыклар (страница 2617)

Рубрика: Яңалыклар

Татарстан мөхтәсибәтләрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары башланды

Республика мәчетләрендә балалар өчен танып белү, күңел ачу программасы әзерләнде, ул үз эченә әхлак һәм тәрбия курсларын, Ислам нигезләре буенча дәресләрне, Коръән уку һәм сүрәләр ятлауны, шулай ук Коръән уку бәйгеләрен ала.

Дәвам »

ВИДЕО: Милли каһарман булу өчен үз ихтыярың кирәк

Абруйлы җыенда югары мөнбәрдән туган телдә чыгыш ясау да, ике теллелекне түрәләрдән таләп итү дә, Сөембикә манарасына ай кую да иман һәм милли ихтыяр таләп итә. Шундый хәлләрне тасвирлаучы матбугат күзәтүен “Юаннар көзгесе” видеоязмасыннан карагыз!

Дәвам »

Самарада X Бөтенроссия авыл Сабан туена әзерлек турында сөйләштеләр

Оештыру комитетының эшлекле очрашуы Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашында үтте.

Дәвам »

ВИДЕО: Таныш булыгыз, Казан кызы Ранелия Хәмзина

Казан шәһәрендәге 291 нче номерлы балалар бакчасына йөрүче  Ранелия Хәмзина үзе һәм гаиләсе белән таныштыра. Татар телендә матур итеп сөйләшә. “Татар кызчыгы” конкурсында да катнашкан.

Дәвам »