tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең яңа уку елы юнәлешләре билгеле
Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең яңа уку елы юнәлешләре билгеле

Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең яңа уку елы юнәлешләре билгеле

КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе яңа уку елына кайсы юнәлешләргә абитуриентлар кабул итәчәге билгеле булды. Бу хакта югары мәктәп деканы Рамил Мирзаһитов хәбәр итте.

“2020 – 2021 уку елына Филология (татар теле һәм әдәбияты, журналистика) юнәлешенә 23 бюджет урын, педагогик белем бирү (татар теле һәм инглиз теле) юнәлешенә 25 бюджет урын исәпләнгән. Шулай ук интерьер дизайны юнәлешенең көндезге уку бүлегенә 15 бюджет урыны, читтән торып уку бүлегенә 25 бюджет урыны билгеләнгән. Дизайн юнәлешенә җиде, музыка юнәлешенә 25 бюджет урын бар”, – диде ул.

2020 елның җәенә көндезге уку бүлегенә полилингваль мохиттә белем бирә торган дүрт юнәлешкә белгечләр кабул ителәчәк. Барлыгы – 150 студент. Болар: башлангыч белем бирү һәм инглиз теле, математика һәм инглиз теле, тарих һәм инглиз теле, биология һәм инглиз теле.

“Моннан тыш, читтән торып уку бүлегенә Татарстан бюджеты хисабына мәктәпкәчә яшьтәге тәрбиячеләр һәм башлангыч сыйныф укытучылары белгечлекләренә 50 кеше алыначак”, – ди Рамил Мирзаһитов.

“Без 2018 елдан башлап, Татарстан Республикасы заказы нигезендә, милли мәктәпләрдә татар телендә укыта алырлык укытучылар әзерли башладык. Татар теле, мәдәниятен саклау һәм үстерү һәм аны фәнни өйрәнү – безнең югары мәктәпнең төп миссиясе. Полилингваль мохиттә белем бирү юнәлешендәге студентлар өч телдә – татар, рус һәм инглиз телләрендә белем алып чыгачак”, – диде декан.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*