tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендәге Халыклар Дуслыгы йорты 30 еллык юбилеен билгеләп үтә
Ульяновск өлкәсендәге Халыклар Дуслыгы йорты 30 еллык юбилеен билгеләп үтә

Ульяновск өлкәсендәге Халыклар Дуслыгы йорты 30 еллык юбилеен билгеләп үтә

Әлеге Дуслык йорты яңа Россиядә иң беренчеләрдән ачылган йорт. Шул уңайдан «Губернаторский» мәдәният сараенда зур бәйрәм таньансы узды. Мең кешелек тамаша залы шыгрым тулы, күпләргә урын җитмәде. Шунысы игьтибарга лаек, тамашачыларның байтагы үз халкының милли киемнәрен киеп килән.

Дуслык йортын котлап, губернатор Сергей Морозов аның эшчәнлегенә югары бәя бирде. «Еллар дәвамында өлкәбездә сез милли бәйрәмнәр, фестивваль-конкурслар уздыру белән генә түгел, ә күп милләтле борынгы Сембер төбәгендә үзара дуслыкны ныгыту, бердәмлекне үстерү буенча да гаять зур эш алып барасыз,» – диде һәм Дуслык йорты хезмәткәләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Соңрак өлкәнең сэнгать осталары тамашачыларга бәйрәм концерты тәкъдим иттеләр. Концерт программасы да тулысынча милли сәнгать әсәрләреннән төзелгән иде.

Рамис Сафин

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*