tatruen
Баш бит / Слайдер / Безнең тапшыруларны карап, яшьләр дә гармунга тартылсын иде
Безнең тапшыруларны карап, яшьләр дә гармунга тартылсын иде

Безнең тапшыруларны карап, яшьләр дә гармунга тартылсын иде

Гармуннар тик ятмыймы? Кайсы авылларда нинди көйләр уйныйлар? Гармун уйнау традициясен саклаучылар – кемнәр алар? «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе журналисты Айзилә Батырханова һәм Татарстанның атказанган артисты, баянчы Наил Сәгъдиев «Уйнагыз, гармуннар!» тапшыруында әнә шул һәм башка сорауларга җавап эзли. Бүгенге сәхифәдә без алардан үзешчән гармунчыларның хәлен һәм әлеге тапшыруның идея-максатларын белештек.

Кыска гына белешмә «Уйнагыз, гармуннар!» – Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясе һәм Казан дәүләт мәдәният институтының уртак проекты. Ул атна саен чәршәмбе көнне 9.35 сәгатьтә «Россия 1 – Татарстан» телеканалында күрсәтелә.

Мондый проект башлап җибәрү кем идеясе?

Айзилә Батырханова: – Мондый проект турында Наил Сәгъдиев күптән хыялланган. Бу – аның идеясе. Бездә бит профессиональ гармунчылар турында күп сөйләнә, кайсы гына телеканалны ачсаң да, аларның тормыш юлы, иҗатына багышланган тапшырулар күрсәтелә. Ә авылларда гомер кичерүче үзешчән гармунчылар турында моңарчы бер тапшыру да юк иде. 2022 елның ноябрендә ул әлеге идеясе турында миңа да сөйләде. «Син – иҗади кеше, бу эшкә алына аласың дип уйлыйм», – диде. Бу проект миңа бик ошады, һәм без аны телләр комиссиясенә тәкъдим итеп карадык. Марат Готыф улы Әхмәтов проектыбызны бик хуплады, һәм без аның хәер-догасы белән башлап та җибәрдек. «Уйнагыз, гармуннар!» тапшыруының беренче чыгарылышы 2023 елның июнь аенда эфирга чыкты.

Наил Сәгъдиев: – Гармун – татарның җаны, һәр йортның бизәге ул. Гармунда уйнау традициясе – ата-бабаларыбыздан күчкән мирас. Безгә ничек тә шушы мирасны торгызырга, популярлаштырырга кирәк. Кызганыч, яшьләр моның белән бик кызыксынмый. Бу традицияне авылларда яшәүче әби-бабайлар яшәтә. Алар да күп түгел инде хәзер… Кайсы районда нинди көйләр уйныйлар? Ул әби-бабайларның кулларына гармун ничек килеп эләккән? Безнең шуны күрсәтәсебез килә.

:: Районнар, димәктән. Кайларда булырга өлгердегез инде?

Айзилә: –  Беренче тапшыруны Актаныш районында төшердек. Һәм без бу районны очраклы гына сайламадык. Анда һәр өйдә диярлек гармун тавышы яңгырый. Актанышта хәтта «Гармунчылар паркы» һәм гармунчыларга һәйкәл дә бар. Гомумән, бу районда гармунга карата мөнәсәбәт яхшы. Сабада да булдык, андый гармунчылар династияләре күп икән. Сарман, Апас, Мөслим районнарында да булдык, менә хәзер Нурлатка юл тоттык. Чит төбәкләргә дә чыгабыз. Әйтик, Свердлау өлкәсендәге татар авылларына бардык. Анда ике елга бер «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале уза икән. Урал якларында яшәүче татарларга гармунда уйнау сәләтләрен күрсәтеп китү өчен бик яхшы мөмкинлек ул. Без аларны да тапшыруыбызда күрсәттек. Моннан тыш, Чиләбе өлкәсендә булып кайттык.

ЦИТАТА: Гармун, чын мәгънәсендә, халыкны берләштерә. Нинди генә һөнәр ияләре булсалар да, авылларда яшәүчеләр, рәхәтләнеп, гармун суза. Безне хәтта кайбер район башлыклары да гармун тотып каршы ала. Марат Әхмәтов та: «Мине әле бер район башлыгының да гармун тотып каршы алганы юк, ә сезне каршы алалар», – ди. Димәк, без үтемле итеп күрсәтә алабыз.

:: Бик истә калган сәфәрләр бармы?

Наил: – Барлык сәфәрләребез дә күңелдә калырлык. Кая гына барсак та, чәкчәк, гармун һәм якты йөз белән каршы алалар. Һәр төбәк, һәр авылда яшәүче гармунчы әби-бабайларның үзгә энергетикасы була. Аларның үзләренә генә хас хатирәләре, тарихы бар. Шуңа да аерып әйтү бик кыен. Әмма без шуны аңладык: халык мондый тапшыруларга сусаган. Ә ул, чын мәгънәсендә, бик халыкчан проект булып чыкты. Шуңа безне бик җылы каршы алалар, тапшыруларны да бик яратып карыйлар.

Чыганак: vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*