tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада “Төмәнәк моңнары” конкурсының гала-концерты узды
Уфада “Төмәнәк моңнары” конкурсының гала-концерты узды

Уфада “Төмәнәк моңнары” конкурсының гала-концерты узды

Кичә, 23 февраль, Уфада “Төмәнәк моңнары” конкурсының гала-концерты узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

Ул бәйгедә катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Башкортстан Республикасының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җырчы, композитор, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты Фәнир Галимовның иҗатына багышланган “Төмәнәк моңнары” исемле конкурс игълан итте. “Төмәнәк моңнары”ның беренче туры 2023 елның 1 декабрендә башланып, 2024 елның 20 гыйнварына кадәр онлайн форматта үткәрелде.

Конкурста катнашучылар аерым һәм коллектив (8 кешедән артык булмаган ансамбль) башкару кебек өч номинациядә билгеләнде.

Конкурс шартлары буенча, анда катнашучылар Фәнир Галимовның ике җырын башкарырга тиеш иделәр. Конкурсантларның чыгышларын билгеле сәхнә артистлары һәм танылган композиторлар бәһаләяләделәр.

Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә Гран-При һәм 1, 2, 3нче урын алучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*