tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тырыш шәфкать туташы – Диана Ермакова
Тырыш шәфкать туташы – Диана Ермакова

Тырыш шәфкать туташы – Диана Ермакова

Кыз балаларның күпчелеге сабый чакларында укытучы яисә табибә булып уйныйлар. Диана Ермакова бу ике һөнәрне дә тырышлыгы, максатчанлыгы белән үзләштерә. Балачак хыялларын тормышка ашыра. Вагай районы Сопра мәктәбен тәмамлап Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл пединститутының тарих факультетында укый. Югары уку йортын тәмамлап тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, бер үк вакытта тәрбия буенча мәктәп директоры урынбасары булып эшли. Медицина юнәлеше белән дә кызыксынган яшь белгеч Тубыл шәһәре медкөллиятенә укырга керергә карар итә. Тырышып укыган Диана ике уку йортын да кызыл диплом белән тәмамлый. Студент булган елларын ул сагынып искә ала. Медицина юнәлешендә студент вакытыннан сырхауханә регистратурасында эшли башлый. Соңгы елларны сынаулар җитәрлек була:ковид башланганда бу авыруларны дәвалау бригадасында, күп вакыт узмый кызамык белән авыртучылар белән эшли, анализлар ала. Аның турында тубыллылардан гел җылы сүзләр генә ишетәбез.”Ачык йөзле, ягымлы, шәфкатьле. Хезмәтен зур осталык белән башкара,”-дип әйтәләр.

Диана үзенең эше турында:”Без кеше хәленә кереп эшләргә тиешбез. Миңа 18 яшь булганда әнием яман чирдән вафат булды. Якын кешең белән хастаханәләргә йөрү күңелгә бик авыр. Аның хәлен ничек тә булса җиңеләйтәсе килә. Бу очрактан соң җаваплы, җиңел булмаган шәфкать туташы һөнәренә укырга керергә булдым. Хәзер инде–әти-әнием исән түгелләр. Без кирәк вакытны авыруларның өйләренә барып анализлар алабыз. Рәхмәтле булган пациентларны күреп шатланам. Безнең эшне осталык белән башкарырга, сабыр, төгәл, игътибарлы булырга кирәк. Җир йөзендә һәркемгә сәламәт булуын телим. Шәфкать туташлары кешегә ярдәм итү һөнәре. Бу-безнең яшәү рәвешебез”,-ди.

Өлгер, тырыш ханым Төмән өлкәсе һөнәри шәфкать туташлары ассоциациясе иҗтимагый төбәк оешмасы әгъзасы, 3нче өлкә хастаханаәсендә шәфкать туташлары өчен остаз да. Участокның иң яхшы паспортына конкурс призеры да ул. Икенче Бөтенроссия шәфкать туташлары бәйгесе призеры, лауреат дипломы белән бүләкләнә. Креатив һәм заманча мәгълүмати технологияләрне актив куллану өчен номинациядә җиңүче дә.

Гаиләсендә әле үзенең өч бала да. Аларга белем, тәрбия бирергә кирәк. Гаилә, балалар темасын дәвам итеп:”Безнең гаиләдә ике кыз, бер улыбыз үсә. Олы кызыбызга 13 яшь.

Кызым Юлия белән гуманитар ярдәм эшләү белән шөгыльләнәбез, икебез дә окоп шәмнәрен күпләп ясыйбыз һәм сугышчыларыбызга җибәрәбез. Ул спортны ярата, баскетбол командасы капитаны. Өйдә бар эштә ярдәм итә. Улым Адамга-8 яшь. Ул тулы контактлы спорт юнәлеше-кудоны үзләштерә. Кече кызыбыз Мира сәнгать мәктәбенә, балалар бакчасына йөри. Өйдә бер-берләренә ярдәмчелләр.

Алдына куйган максатларына ирешкән Диана әңгәмәбездә әти-әнисен җылы сүзләр белән искә алып:”Әтием Рамазан Нурмөхәммәт улы, әнием Нәсимә Абдулхак кызы дөнья куйсалар да, алар биргән тәрбия, аларның үрнәге белән без яшибез. Миңа лаеклы тәрбия биргән, игелекле, игътибарлы булырга өйрәткән әти-әниемә, миңа таяныч булган абыема рәхмәтлемен,”-диде.

Диананы ихлас күңелдән уңышлары белән котлыйбыз. Киләчәгең дә якты, халкыңа файдалы булсын.

Римма Умитбаева.

Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*