tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Укытучылар династиясен дәвам итүчеләр
Укытучылар династиясен дәвам итүчеләр

Укытучылар династиясен дәвам итүчеләр

Яркәү районында Гаилә елын бик җылы һәм тантаналы рәвештә ачып җибәрделәр. Яркәү мәдәният һәм ял үзәгендә оештырылган бәйрәм чарасында узган 2023 – Педагог һәм остаз елына йомгак ясап, педагогларны мәгариф өлкәсендәге казанышлары, остазлык миссиясен тормышка ашырганнары өчен Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Район хакимияте башлыгы Евгений Золотухин Гаилә педагогик династиясе грамотасын Аитов-Рамазановлар гаиләсенә дә тапшырды. Гаиләнең өч буыны күп еллар дәвамында тормышларын педагог хезмәтенә багышлый. Яңа Кәешкүл авылыннан килгән делегацияне Альбина Рамазанова җитәкләде. Яңа Кәешкүл урта мәктәбенең филиалы мөдире Альбина Сәйнулла кызының гаилә тарихын әти-әнисеннән башласак, дөресрәк булыр.

50 ел элек Сәйнулла Сәит улы белән Хәнифә Зарифулла кызы тату гаилә корып, дүрт матур кыз үстерәләр. Алар гомерләренең 27 елын туган яктан читтә, Воркута шәһәрендә яшәп уздыралар, шунда балаларын олы тормыш юлына озаталар. Сәйнулла Сәит улы 1998 елдан 2002 елга кадәр Воркута шәһәренең 12 нче һөнәри училищесында 10 разрядлы укыту мастеры булып эшли. Нәкъ менә шул сәбәпле, Сәйнулла Сәит улы ел саен кызлары Альбина һәм Лилия, шулай ук оныклары Милена һәм Лениза белән бергә «Укытучылар көне»н билгеләп үтә. Аитовларның олы кызлары Люция гомер буе Воркута шәһәре хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләде. Ире Владимир белән алар ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Кызлары Әлфия дә югары белем алып, җитәкче вазифаларда эшли. Аның ике улы бар.

Кече кызлары Лилия – Тубыл педагогия институтын тәмамлаганнан бирле Яңа Кәешкүл «Бал кортлары» балалар бакчасында өлкән тәрбияче. Лилия Сәйнулла кызы тырыш хезмәте өчен район башлыгы һәм өлкә Думасы депутатларының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Ире Айрат Рәис улы белән 3 бала тәрбиялиләр. Алар әтиләре белән бергә яшиләр. Кызганычка каршы, әниләренә бу бәхетле көннәрне күрергә насыйп булмаган икән, Хәнифә Зарифулла кызы 2013 нче елда вафат була. Бүгенге көндә Сәйнулла Сәит улы 10 онык һәм 5 нәбәрәсенең бик яраткан бабалары. Альбина Сәйнулла кызы үзенең педагогик эшчәнлеген 1992 елда Яңа Александровка мәктәбендә башлап җибәрә. Яңа Кәешкүл авылы егете Таштимир Рамазанов белән гаилә коргач, авыл мәктәбенә укытырга килә. Һәм инде 28 ел бу мәктәптә эшләп, 13 ел җитәкче вазифасын башкара. Аның өчен мәктәп – икенче йорт, ә яраткан коллективы һәм укучылары – икенче гаиләсе. «Мәктәп һәм гаиләм булмаса, мин шәхес түгел», – дип әйтә ул. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Альбина Сәйнулла кызы күпсанлы Мактау кәгазьләре һәм дипломнар белән генә түгел, ә ведомство бүләкләре белән дә бүләкләнә: район башлыгының Рәхмәт хаты, Мактау грамотасы һәм Төмән өлкәсе губернаторының Рәхмәт хаты. Рамазановлар 3 кыз тәрбияләп үстерәләр. Педагогик династияне хәзер Альбина Сәйнулла кызының кызлары дәвам итә.

Лениза Таштимир кызы Төмән туклану, коммерция һәм сервис индустриясе техникумын тәмамлаганнан соң, 2023 елда яңа һөнәр үзләштерү максаты белән, тәрбиячегә укып чыга. Һәм уңышлы гына мәктәп каршындагы интернатта тәрбияче булып эшли.

Урта кызлары Милена мәктәпне тәмамлагач, әнисе эзләре буенча барырга теләк белдерә. Төмән педагогия көллиятендә башлангыч сыйныфлар укытучысы таныклыгы алып, читтән торып Тубыл педагогия институтын кызыл диплом белән тәмамлый. Хәзерге вакытта туган мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*