tatruen
Баш бит / Яңалыклар / V нче Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсына йомгак ясалды
V нче Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсына йомгак ясалды

V нче Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсына йомгак ясалды

Бүген Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә V нче Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсына йомгак ясалды.

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге ел саен Халыкара Туган тел көнендә чара уздырып килә. Быел исә ул күңелләрдә “Туган телем” дигән конкурсына нәтиҗә ясау белән кереп калачак. Ул ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, сәүдәгәр, меценат, алтын приисклары хуҗасы булган Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) истәлегенә оештырылды. Быел Дәрдемәнд тууына 165 ел.

Чара Дәрдемәндгә багышланган фильмнарны карау белән башланып китте. Соңыннан Казанның 175 нче гимназия укучылары Дәрдемәнднең “Кораб” шигырен сәхнәләштерде.

Быел конкурска 200 гә якын видео килде. 400 дән артык кеше катнашты. Үзбәкстан, Башкортостан, Туймазы шәһәре, Түбән Новгород өлкәсе Зур Рбишча мәктәбе, Татарстанның Мамадыш, Әтнә,Арча, Балтач, Әлки, Лаеш, Балык Бистәсе, Ютазы, Саба, Сарман, Азнакай, Әгерҗе, Чүпрәле, Теләче, Кукмара, Аксубай, Чистай, Түбән Кама район мәктәпләре, Яр Чаллы, Казан гимназияләре, балалар бакчалары, вузларда белем алучы студентлар, китапханәчеләр, укытучылар, татар оешмалары вәкилләре Дәрдемәнд шигырьләрен сөйләде. Дәрдемәндгә багышлап шигырь язучылар да бар.

Татарстан Язучылар Берлеге рәисе,Татарстанның халык шагыйре Ркаил Зәйдулла конкурста катнашучыларны сәламләде, чараның әһәмиятенә тукталды.
Дәрдемәнд эшчәнлеген өйрәнеп китаплар нәшир иткән Г.Тукай бүләге лауреаты, язучы Лерон Хәмидуллин Дәрдемәнд тормышы һәм иҗаты белән таныштырды.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Рәзил Зиннәтуллин мөһим вакыйга икәнен искәртте.
Филология фәннәре докторы, профессор, академик, Халыкара конкурслар лауреаты Болгария Халыкара фәнни үзәк директоры Альбина Вәлиева үзенең мандолинасында татар халык көйләрен уйнады.

Онлайн элемтәдә Төркиянен Малатия шәһәрендәге Иненю университеттының Фән-әдәбият факультетында Төрек теле һәм әдәбияты бүлемендә эшләуче профессор Рамилә Яруллина – Йылдырым Онлайн элемтәгә кереп Дәрдемәнднең Төркиядә яшәгән чорын искә төшерде.

Төрек кызы Нәслихан Яшар Дәрдемәнднең шигырен җыр телендә дә җиткерде.
Шагыйрьнең туган ягыннан килгән “Башкортстан Татар Конгрессы”ның Мәләүз җирле бүлеге рәисе Лилия Камалова Җиргән авылы халкыннан сәламнәрен җиткерде. Дәрдемәнд истәлегенә уздырылган һәм оештырылачак чараларга тукталды.

Дәрдемәндгә багышлап шигырь язучыларга бүләкләр, Рәхмәт хатлары алып килгән иде. Алар – Әлки районы, Яңа Салман урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы Гүзәлия Рәхмәтуллина, Казанның 16 татар-инглиз гимназиясенең 6 класс укучысы Ислам Сафиуллин, Казанның 16 татар-инглиз гимназиясенең 8 класс укучысы Хәнифә Халикова, “Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы көллияте”студенты Раян Шакиров.

Эшләрне шагыйрь, әдәбият галиме Равил Рахмани бәяләде. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Филүсә Арсланова, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат үзәге хезмәткәре Ләйсирә Фазлыева конкурска килгән эшләрне карап урыннар билгеләде. Беренче урынга лаек булган, Яр Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2 нче гимназиясенең 6 нчы класс укучысы Луиза Гафиятова, Саба районы Тимершык урта гимум белем бирү мәктәбенең 6 нчы класс укучысы Илназ Биктимеров, Казанның 171 нче мәктәбенең 3 класс укучысы. “Мирас” футбол камандасы капитаны Заринә Газизуллина, Казан политехника көллияте студенты Алсын Каримов Дәрдемәнд шигырен сөйләде. Казанның 180 нче күп профильле полилингваль гимназиясенең 10 класс укучысы Язилә Мозаффаровага беренче дәрәҗәдәге диплом белән бергә “Безнең кавем” китабы да тапшырылды. Басмада укучының Дәрдемәндгә багышлап язылган мәкаләсе урын алган.

Дәрдемәнднең “Бәллү” шигыренә композитор, шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Наилә Яхина көй язган. Ул аны бүгенге тантанада башкарып та күрсәтте. Скрипкада Татарстанның атказанган артисты Марат Әюпов уйнады.

Казан кооператив институты профессоры Алсу Вәлиева Дәрдемәнднең “Кораб” шигырен инглиз теленә тәрҗемә итте. Аны институт студентлары 3 телдә, татарча, русча, инглизчә яңгыратты.

Төркия һәм Юнесконың алтын медаль иясе, Бөтендөнья халыкара конкурслар лауреаты, Гран-При иясе, җырчы, актриса Гөлнара Хәйруллина Дәрдемәнднең шигырен сөйләде. Һәм Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын башкарды. Аңа тантанада катнашучылар кушылып җырлады.

Дипломга ия булучыларга Дәрдемәнд, шәхесләр фотосы урнаштырылган блокнотлар, календарьлар бүләк ителде. Аларны Казан кооператив институтының Дәрдәмәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге махсус нәшир иткән иде.

Конкурс Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге, Татарстан Дәүләт Советының” Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлары берләшмәсе, Дөнья мәдәнияте институты (Юнеско), Казан шәһәре мәгариф идарәсе,Татарстан Язучылар берлеге, Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте белән берлектә оештырылды.

Быел Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгенә 5 ел. 2022 елдан башлап үзәк Дәрдемәнд исемен йөртә.

Флюра Абдуллина
Казан кооператив институтының
Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*