Бүген 17 августта 18:00 сәгатьтә Әстерханның “Звездный” спорт комплексында Татарстаннан килгән иҗат коллективлары һәм ансамбльләре катнашында “Дуслык” татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышланган Зур концерт була.
⠀
Концертның төп катнашучысы – Татарстан Республикасының халык артистлары Айдар Галимов, Резедә Шәрәфиева, Вил Усманов, шулай ук Татарстан Республикасы атказанган артисты Равил Галиев һәм : “Болгар” халык биюләре театры.
Әстерханның “Дуслык” татар иҗтимагый оешмасы 1989 елда оеша. Бу оешма өлкәдә милли һәм дини гореф-гадәтләрне үстерүче, татар халкының мәдәни кыйммәтләрен саклаучы бердәнбер оешма.
Җәмгыятьнең рәисе булып Алмаев Әнвәр Ибраһим улы тора. “Дуслык” татар җәмгыятенең “Яшь күңел” яшьләр канаты бар – җитәкчесе Данил Хәлморатов.
«Дуслык» җәмгыяте өчен 2019 ел – юбилей елы. Әстерхан татарлары 30 еллык актив эшләренә йомгак ясаячак. Алар туган телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклап кала алулары белән горурлана.
“Дуслык” татар җәмгыяте 30 ел актив эш алып бару дәверендә күп кенә уңышларга ирешелә:
- Татар халык театры сакланып кала
- “Ялкын» фольклор ансамбле,” Нур» балалар ансамбле, “Тан-тана” балалар бию ансамбле оештырыла
- 100 еллык тарихы булган “Идел” татар газетасы яңадан эшли башлый
- Татар китапханәсе ачыла
- «Ак калфак» татар хатын-кызларының региональ иҗтимагый оешмасы, “Көрәш” спорт федерациясе, “Дуслык”ның яшьләр канаты оештырыла
- Габдулла Тукай скверы төзелә, биредә бөек шагыйрь Г.Тукайга Татарстан Республикасы тарафыннан бүләк ителгән һәйкәл куела
- Муса Җәлилгә һәйкәл куела
- Әстерхан шәһәренең 74 нче мәктәбенә Габдулла Тукай исеме бирелә
- Сухогрузга Габдулла Тукай исеме бирелә, ул Каспий диңгезе буенча Иранга йөк ташый
- Беренче татар шагыйрәсе Газизә Сәмитова исеме мәңгеләштерелә, аның туган авылында музей ачтыыла
- Ел саен “Татар моңы”, “Татар кызы”, “Мин ТАТАРЧА сөйләшәм” бәйгеләре оештырыла
- Әстерхан җирендә 30 ел дәвамында «Сабантуй ” өлкә бәйрәме уза