tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балаларны кечкенәдән эшләргә өйрәтергә кирәк
Балаларны кечкенәдән эшләргә өйрәтергә кирәк

Балаларны кечкенәдән эшләргә өйрәтергә кирәк

Бүген Казанда ачылган X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатлары дүрт дискуссион мәйданчыкка бүленеп актуаль темаларга фикер алышты, үзләрен борчыган сорауларны күтәрде. Көн кадагында булган мәсьәләләрнең берсе – авылларда яшьләр калмау. Бу хакта “Татар авылларында милли тормыш һәм рухи тәрбия” дип исемләнгән мәйданчыкта фикер алыштылар.

Җыенга Кама Тамагы районыннан килгән җирле үзидарә башлыгы Ришат Галимов авылларда эшмәкәрләрнең, фермерларның уртача яше 50 яшьтән узган булуына борчыла.  Яшьләрне фермерлыкка укытырга кирәк, ди ул. “Балалар хәзер эшләп үсми. Аларны мәктәптә үк хезмәткә өйрәтергә тиешбез. Мин үзем дә мәктәптә укыганда эшкә өйрәндем. Ә хәзер бу бетерелде. Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән бергә сөйләшеп, балаларга элиталы чәчүлек орлылары бирергә, җирдә уңыш үстерергә өйрәтергә кирәк. Аны аннары каядыр тапшыру, акча эшләү мөмкинлеген дә тудырырга кирәк. Шул чагында бала акча эшләү мөмкинлеген күрәчәк, авылда калып эшләү, фермер булу теләге туачак,” – ди Ришат Галимов.

Аның сүзләрен Тәтеш районындагы фермер хуҗалыгы җитәкчесе, “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Римма Сафиуллова да хуплый. Хәзер балаларга мәктәптә такта сөртергә, үзләре укыган сыйныф идәнен юарга да, кишер чүбе утарга, бәрәңге алырга да ярамый, ди ул. Балаларда эшкә мәхәббәт тәрбияләү буенча үзләрендәге тәҗрибә белән уртаклашты. ” Бала авылның матурлыгын күрергә тиеш. Без “Татар малае”, “Татар кызчыгы” бәйгеләрен уздыра башладык. Бала туганнан башлап 16 яшькәчә нәрсәләр эшләргә, ничек тәрбия бирергә? Әти-әниләргә шуны өйрәтергә кирәк. Аналар баласына шатланып яшәргә тиеш. Балаларны клубларга җыеп чаралар уздырсак, эшләргә өйрәтеп үстерсәк, алар авылдан китми. Әти-әни баласына “Авылда калма, үзем нужарган да җиткән”,-ди. Ә кызыксындырсаң, алар авылның матурлыгын күрә,”- ди Римма Сафиуллова.

Дискуссион мәйданчыкта катнашучылар Римма Сафиуллова чыгышын тыңлап, аның белән якыннанрак танышырга, тәҗрибә уртаклашырга теләүләрен әйттеләр. Хуҗалык башлыгы буларак, алардагы хезмәт хаклары белән дә кызыксындылар. “Миндә эшләүче сыер савучылар 50-60 мең сумга кадәр ала. Шәһәрдә белем алучы студентлар да кайтып эшли. Практикага да кайталар. Урып-җыю вакытында 50 шәр мең сум акча эшләп китәләр. Укуларын тәмамлагач, эшкә кайтырга теләк белдерүчеләр дә бар. Шуңа күрә мин эшләргә кеше юк дип әйтмим,” – ди ул. Җитәкче фикеренчә, бар нәрсә кеше факторыннан тора. Яшьләрне кызыксындырганда, дөрес тәрбия биргәндә авылның киләчәге бар.

Мәскәү өлкәсе татарлары автономиясе җитәкчесе Фәрит Мохтасаров читтә яшәгән татар балаларына да эшкә мәхәббәт тәрбияләү бүген бик кирәк дип саный һәм үз тәкъдимнәрен җиткерә. “Читтә яшәүче милләттәшләребезнең балалары өчен Татарстанда лагерьлар оештырып, аларны авыллардагы тормыш белән таныштырсак яхшы булыр иде. Ул яшелчә үстерелә торган бакчаны да, сыерларны да күрергә, эшләп карарга тиеш, “-дип белдерә Фәрит Мохтасаров. Тәрбия бирү системалы алып барылырга тиеш дип саный мәйданчыкта катнашучылар.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*