tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгында татар эшмәкәрләре җыелды
Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгында татар эшмәкәрләре җыелды

Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгында татар эшмәкәрләре җыелды

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырылган X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында «Авыл эшмәкәрләре җитештергән продукцияне эшкәртү һәм сату мәсьәләләре» дип исемләнгән дискуссион мәйданчык узды. Чараның модераторлары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисенең икътисад мәсьәләләре буенча киңәшчесе Айдар Абдрахманов һәм «ЭКО Хәләл» Сәүдә йорты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе, Мордовия республикасының «Татар эшмәкәрләре клубы» иҗтимагый оешмасын гамәлгә куючы Талип Әбүбәкеров булдылар.
Эшлекле сөйләшү барышында Татарстанның Кукмара районы “Восток” хуҗалыгы җитәкчесе Алексей Леонтьев, Кайбыч районының “Йолдыз” кооперативы җитәкчесе Гөлназ Щукина, «Төмән өлкәсенең татар эшмәкәрләренә ярдәм итү» ассоциациясе рәисе, «Медовый край» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Рият Фәйзуллин, Пенза өлкәсенең «Тройка» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен гамәлгә куючы Таһир Әбдрәшитов һ.б. милләттәшләребез чыгыш ясады.
Дискуссион мәйданчык эше тәмам булгач, катнашучылар тарафыннан резолюция кабул ителде. Әлеге документка кергән мөһим пунктлар 18 март көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узачак пленар утырышта җиткереләчәк.
Исегезгә төшерәбез, Казанда 16-18 март көннәрендә X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уза. Җыен катнашучыларының бүгенге көн программасы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган “Өч аршын җир” спектаклен тамаша кылып тәмамланачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*