tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан кооператив институтында яшьләрне базар шартларында эшмәкәрлек нигезләренә өйрәтү хакында сөйләштеләр
Казан кооператив институтында яшьләрне базар шартларында эшмәкәрлек нигезләренә өйрәтү хакында сөйләштеләр

Казан кооператив институтында яшьләрне базар шартларында эшмәкәрлек нигезләренә өйрәтү хакында сөйләштеләр

Бүген Казан кооператив институты бинасында «Яшьләрне базар шартларында эшмәкәрлек нигезләренә өйрәтү һәм татар традицион тәрбия системасын торгызу мәсьәләләре» буенча фикер алыштылар.

Исегезгә төшерәбез, 16-18 мартта Казанда татар авыллары эшкуарларының X Бөтенроссия җыены уза. Утырышта яшьләр арасында базар шартларында эшмәкәрлек эшчәнлеге нигезләренә тиешле дәрәҗәдә өйрәтү, шулай ук аларны тәрбияләүнең традицион системасын торгызу мәсьәләләре күтәрелде.

Әлеге утырышның модераторлары-Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Казан кооператив институты ректоры Алсу Нәбиева һәм «Түбәтәй» тиз туклану челтәренә нигез салучы эшмәкәр Солтан Сафин булды.

Алсу Нәбиева съездда катнашучыларны сәламләде, аларга рәхмәт белдерде һәм эшләрендә уңышлар теләде. Ул билгеләп үткәнчә, үсеп килүче буынны тәрбияләү бүгенге тормышның аерылгысыз өлеше.

– Яшьләрнең эшмәкәрлек эшчәнлегенә тартылуы көннән-көн арта, – дип ассызыклады Алсу Рөстәм кызы.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутаты Таһир Һадиев, үз чыгышында, РФ татар авылларында эшмәкәрлекне һәм кооперацияне үстерү буенча «Татар авылы» төбәкара Ассоциациясе турында сөйләде һәм Ассоциациянең әһәмиятен билгеләп үтте.

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең Ульяновск өлкәсе филиалы директоры Рәмис Сафин эшмәкәрләр белән гаилә кыйммәтләре һәм төрле төбәкләрдә гаиләләрнең төрлелеге турында фикерләре белән уртаклашты.
– Вакытлар узу белән күп кенә традицияләр онытыла. Гаиләләрдә милли гореф -гадәтләрне сакларга кирәк, – диде ул.

Утырыш барышында яшьләрне эшкуарлык белән җәлеп итү темасына фикер алышу үткәрелде. Кайбер делегатлар фикеренчә, аларны мөстәкыйльлеккә өйрәтү яхшырак. Кайберәүләр исә аларга үз көчләрен сынап карау мөмкинлеге бирергә һәм кирәк булганда ярдәм итәргә кирәк дигән фикер белдерделәр.

Дискуссия мәйданчыгы эше барышында Саратов өлкәсеннән, Пермь краеннан һәм Татарстан өлкәләреннән килгән катнашучылар чыгыш ясады, аларның һәркайсы үз эше турында сөйләде һәм агымдагы мәсьәлә буенча фикерләре белән уртаклашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*