tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәннәр академиясендә татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында дискуссион мәйданчык эшли
Фәннәр академиясендә татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында дискуссион мәйданчык эшли

Фәннәр академиясендә татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында дискуссион мәйданчык эшли

Бүген, 16 нчы март көнне, X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены кысаларында Фәннәр академиясендә “Инновацион технологияләр нигезендә җиләк-җимешне бүгенге шартларда массакүләм җитештерү мәсьәләләре” темасына дискуссион мәйданчык оештырылды.

Мәйданчыкның модераторы Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе,  БТК Милли Шурасы әгъзасы Фәрит Уразаев булды.

Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе катнашучыларны сәламләде һәм эшмәкәрлекнең бүгенге торышына бәя бирде.

-Бакчасы булган кеше авылын саклый. Бакча – авыл яшәешенең бер чыганагы, -дип билгеләп үтте ул.

Биредә Россия регионнары һәм Татарстан районнарыннан килгән эшмәкәрләр үз докладлары белән чыгыш ясадылар.

Буа районыннан крестьян -фермер хуҗалыгы башлыгы Миләүшә Дәүләтшина алма бакчасы үстерүдә яңа технологияләр турында сөйләде. Тыңлаучыларны бу тема бик кызыксындырды, туган проблемаларны чишү юллары турында сораулар күп булды.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игенчелек тармагы үсеше бүлегенең бөртекле һәм техник культуралар бүлекчәсенең әйдәп баручы киңәшчесе Гөлсинә Фирдинант кызы Шарипова Татарстан Республикасында җиләк–җимеш юнәлешенең үсеше һәм аңа каралган дәүләт программалары турында чыгышы шулай ук зур кызыксыну уятты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*