tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Мөслим егете, Мөслим кызы” проекты
“Мөслим егете, Мөслим кызы” проекты

“Мөслим егете, Мөслим кызы” проекты

15 нче март көнне Мөслим гимназиясенең концертлар залында 2-3 сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате үткәрелде. Сыйныф сәгате “Мөслим егете, Мөслим кызы” проекты кысаларында үткәрелде.

Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укытучылары Радик Газизов һәм Әлфинур Гыйльметдинова укучыларны һәм укытучыларны баян музыка кораллары белән таныштырдылар. Радик Фаилевич инструментның уң һәм сул клавиатурасының состав өлешләре турында җентекләп сөйләде, аны өлешчә сүтеп алды. Укытучылар баянда төрле халыкларның җыр һәм бию көйләрен башкардылар.  Татар, башкорт, чегән, һинд, рус, чуаш, керәшен бию көйләре алкышларга күмелде.Бу чара укучыларда зур кызыксыну уятты һәм киләчәктә дә баянда уйнарга теләүчеләр саны күбрәк булыр дип өметләнеп калабыз.

muslumovo.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*