tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәре музеенда гаилә ядкарьләре күргәзмәсе узды
Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәре музеенда гаилә ядкарьләре күргәзмәсе узды

Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәре музеенда гаилә ядкарьләре күргәзмәсе узды

Новосибирск өлкәсенең Бердск шәһәре музеенда Гаилә кыйммәтләре күргәзмәсе узды. Шәһәр халкы гаилә ядкарьләре җыелган шундый кызыклы чарада актив катнашты. Биредә 19 нчы гасыр һәм 20 нче гасыр башындагы борынгы әйберләрне, совет чорындагы экспонатларны күрергә мөмкин иде.

1930 ел самавыры, чигүле сөлгеләр, салфеткалар, әбинең тегү машинасы (1910 ел), оныгы Рәшидә, гаилә патефоны, сандыгы булган Хамзиннар гаиләсе аеруча зур кызыксыну уятты. 1945 елда Германиядән кайткан Гимай бабай Кашап улы Усмановның сәгатьләре аеруча әһәмиятле иде. Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак Калфак”оешмасы филиалы җитәкчесе, эшмәкәр, меценат Рәшидә Камил кызы билгеләп үткәнчә,” гаилә реликвияләре буыннан-буынга тапшырыла һәм һәр борынгы әйбернең үз тарихы, кадер-хөрмәте белән саклана торган гаиләсе бар”.

Аның кызы Хәмзина Дания кунакларга матур милли киемнәрдә татар биюен тәкъдим итте, чөнки Хәмзиннар гаиләсе күргәзмәсе “милли колорит”номинациясендә килүчеләрне һәм оештыручыларны аеруча хөрмәтләде. Музей оештырган чара шәһәр тормышында иң кызыклы чараларның берсе булды.

Татары Новосибирской области

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*