tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быел «Татарча диктант» акциясен онлайн тыңлап клавиатурадан язып булачак
Быел «Татарча диктант» акциясен онлайн тыңлап клавиатурадан язып булачак

Быел «Татарча диктант» акциясен онлайн тыңлап клавиатурадан язып булачак

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим «Татарча диктант» акциясен туры эфирдан тыңлап, diktant.tatar сайтында язу мөмкинлеге булуын әйтте.

«Диктант сайтында туры эфир эшләячәк. Юлда булганда яки диктант төп мәйданчыкка барып булмаган очракта, аны онлайн тыңлап та язып була. Диктант һәр мәктәптә, милли-мәдәни үзәкләрдә, китапханәләрдә оештырыла», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.

КФУ профессоры, татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина диктантны татар шрифты белән язуның мәҗбүри булуын искәртте. «Ә» хәрефен «э» белән, «ү» хәрефен «у» белән язарга күнегә башладылар. Бу гадәткә әйләнә. Моны нормаль күренеш дип әйтеп булмый. Татарча шрифт кулланып язу шарт», — дип аңлатты ул.

«Әлеге акция бөтен дөнья татарларын берләштерә. Ул быел алтынчы тапкыр уза. Беренче елларда чит ил татарлары „икеле“ куялар дип курыкты, хәзер диктантка уңай карый башладылар, үзләре теләп катнаша», — дип өстәде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе.

Татарстан һәм Башкортстаннан катнашучылар диктантны 10 сентябрьдә, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән катнашучылар 11 сентябрьдә, чит илләрдә яшәүчеләр 12 сентябрьдә яза.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*