tatruen
Баш бит / Яңалыклар /    Чардаклыда каз өмәсе
   Чардаклыда каз өмәсе

   Чардаклыда каз өмәсе

Бу көннәрдә  авылларда гөрләп каз өмәләре бара. Соңгы елларда халык бу төр йорт кошын дистәләп кенә түгел, йөзләп асрый башлады. Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районындагы татар авылларында да каз-үрдәк тотучылар байтак.  Районның Үрән авылында өлкәнең   авыл мәдәният хезмәткәрләре өчен  Каз өмәсе  буенча семинар-практикумның узуы да очраклы түгел. Биредә татарның йола бәйрәмнәрен оештыру буенча бай тәҗрибә тупланган.

 Билгеле инде, каз ите, каз ашы, каз бәлеше дип әйтүе һәм авыз суларын китереп ашавы гына  ансат. Каз ите  өстәлгә килеп җиткәнче шактый вакыт һәм зур хезмәт кирәк шул.

  Гомер буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыккан Изилә апа Дәүләтшина элеккеге елларда һәр гаилә  дә 20 шәр-30 ар каз тота иде, бүген авылда вәзгыять башкачарак , ди.

Мәдәният  йортының кече залына өлкәнең татар авылларыннан мәдәният хезмәткәрләре җыелган. Аларга каз өмәсен оештыру һәм аның үзенчәлекләре турында сөйләп, кызыклы мизгелләрен күрсәтәләр. Кулларында да чын казлар.

Мәдәният йортының фойесындагы өстәлгә  кош-корт итеннән әзерләнгән төрледән-төрле ризыклар, каз мамыгы тутырылган мендәрләр, каз канатыннан эшләнгән таба майлагычлар куелган.

   Ел саен  40-лап каз асраучы Нурия апа Гыйлманова әйтмешли,  үстергән казның байтагы шәһәрдә яшәүче ул-кызга, туган-тумачага, дус-ишкә күчтәнәчкә китеп бара икән.

   Бүгенге каз өмәсендә өлкәнннәр белән бергә  мәктәп укучыларының да катнашуы оештыручыларның тагын бер уңышлы алымы диясе килә..

  Рамис Сафин, Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*