tatruen
Баш бит / «Дөнья» студиясе тапшырулары / ТР Президенты катнашында «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышы уздырылды

ТР Президенты катнашында «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышы уздырылды

5 декабрьдә Казандагы “Корстон” комплексында «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышы уздырылды. Утырышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары — ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары — ТР сәнәгать һәм сәүдә министры вазыйфаларын башкаручы Альберт Кәримов, ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР Инвестицион үсеш агенлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һ.б. рәсми затлар катнашты.

Искәртеп үтик: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты 4-5 декабрьдә Казанда үзенең киңәйтелгән (еллык хисап) утырышын һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” X форумын уздыра. Әлеге чараларда 600дән артык делегат, төгәлрәге, Россия Федерациясенең 53 төбәгеннән 487 кеше, 23 ерак һәм якын чит илләрдән 118 кеше чакырылган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*