tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә очрашу узды
Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә очрашу узды

Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә очрашу узды

Казан шәһәре Совет районының “Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия”сендә шагыйрьләр Рәхимә Арсланова, Булат Ибраһимов һәм Америка Кушма Штатларында яшәүче тәрҗемәче Сүрәя Гайнуллина белән очрашу узды. Әлеге гүзәл чара Федераль Дәүләт Укыту Стандартлары нигезендә татар теле дәресләрен укыту программасы кысаларында уздырылды.

Тәҗрибә тупларга һәм квалификация үстерү максатыннан килгән укытучыларга әлеге чараның тәэсире зур булды дияргә кирәк, чөнки тамашачыларга тәкъдим ителгән китаплардагы әсәрләр татар һәм урыс телләрендә язылган, шуңа күрә алар дәрестән тыш эшчәнлек өчен татар һәм урыс телле аудитория белән эш итәргә уңайлы.

Рәхимә Арсланованың “Әкиятләр-Сказки” һәм Булат Ибраһимның “Шагыйр-Поэт” дип исемләнгән китаплары АКШның Нью-Йорк шәһәрендә яшәп иҗат итүче Сүрәя Гайнуллина тарафыннан тәрҗемә ителгән. Тәрҗемәче җыелган тамашачыларга үзенең Хәсән Туфан белән таныш булуын һәм татар әдәбиятының башка шәхесләренә кагылышлы кызыклы хатирәләрен бәян итте.

Фото3Хәзерге көндә Сүрәя Гайнуллина тырышлыгы белән дистәдән артык татар шагыйрьләренең әсәрләре тәрҗемә ителгән. Казанга сәфәр белән килгәндә Сүрәя ханым яңа басылып чыккан китапларны Нью-Йорк шәһәренә алып кайтып American-Tatar Association оешмасы вәкилләренә дә тарата.

Очрашу барышында шагыйрьләр үз әсәрләренең татар телле вариантын, ә тәрҗемәче үз чиратында әсәрнең урыс телле вариантын укыдылар. Шулай ук укытучылар өчен Сүрәя Гайнуллина тәрҗемәсендә булган китаплар күргәзмәсе дә оештырылган иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*