tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар авылы моңнары”  иҗат фестивале узды.
“Татар авылы моңнары”  иҗат фестивале узды.

“Татар авылы моңнары”  иҗат фестивале узды.

  Ульяновск өлкәсенең  Иске Кулаткы районында “Татар авылы моңнары” дип аталган халык иҗаты фестивале  үтте. Районның һәр авылыннан  һәм тирә-күрше районнардан килгән үзешчән сәнгать осталары җиде номинациядә көч сынашты. Биш яшьлек сабыйдан алып сиксән ягына чыккан әби-бабайлар катнашты бу бәйгедә.

Фестивальне  карарга килгән бер генә тамашачы да район мәдәният йорты каршындагы каз базары яныннан тыныч кына үтеп китмәгәндер. Монда казның ниндие генә юк – тересе дә, яңа гына чалганы да, ысланганы да, баш-аягы да, хәтта каз мамыгыннан мендәрләр дә сәүдә өстәлләрендә. Газинур Тимушев быел беренче тапкыр 400 каз алып үстергән.

Мәдәният йортына кергәч тә, һәр килүче төрле күргәзмәләр, халык  кул эшләре җыелмаларын карап  сокланды.   Анда куелган әйберләрнең  байтагы моннан 50-60 ел элек эшләнгән. Оештыручыларның әйтүенә караганда, экспонатларның күбесе бүген авыл  һәм мәктәп музейларында  гына саклана

   “Татар авылы моңнары” фестивале исә, район  авылларындагы сәнгать коллективларын тагын бер кат барлау белән бергә, яңа исемнәрне ачу һәм мәдәният йортлары эшчәнлегенә  бәя бирү өчен дә кирәк иде.

Фестиваль программасына  җиде номинация куелуы да – авылларда үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның киң катламын  күтәрү, өлкәннәр белән бергә   балаларны да татар мәдәниятына күбрәк җәлеп итү өчен дә эшләнгән.

Районның татар автономиясе рәисе, район башлыгының беренче урынбасары -Венера Деникаева белдергәнчә, бу кичне сәхнәдә 180 нән артык кеше чыгыш ясыды.

Бу көнне сәхнәдән бер генә кеше дә бүләксез китмәде. Аларның һәрберсенә дипломнар белән бергә меценат Эдуард Ганиевтан кыйммәтле бүләкләр дә тапшырылды. Иртәгәдән исә,  сәхнә осталары киләсе елның гыйнвар аенда булачак төбәкара фестивальгә әзерләнә башлаячаклар.

  

 Рамис  Сафин. Ульяновск өлкәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*