tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фольклор үзәге тальян гармун турында сөйләшүгә чакыра
Фольклор үзәге тальян гармун турында сөйләшүгә чакыра

Фольклор үзәге тальян гармун турында сөйләшүгә чакыра

Иртәгә фольклорчылар «Татар китабы йорты»нда тальян гармуны турында фикер алышуга чакыралар.

Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге «Этно-кунакханә» социаль проектын башлап җибәрә. Әлеге проект Татарстан Республикасы халыкларының традицион мәдәниятен популярлаштыруга юнәлтелгән. Биредә мәдәният һәм сәнгать әһелләре, этнографлар, фольклорчылар, музыка белгечләре очрашачак.

«Этно-кунакханә» кунаклары белгечләр белән турыдан-туры аралаша алачак. Социаль проектының беренче дәресе тальянкага багышланган. Ул «Тальянка – үткәнебез, киләчәгебезме, әллә безнең бүгенгебезме?». Беренче очрашуны фольклорчы галим Геннадий Макаров үткәрә.

«Этно-кунакханә» 23 ноябрьдә ачыла. Башлана 14:00 сәгатьтә.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*