tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Истә, һаман да истә…”
“Истә, һаман да истә…”

“Истә, һаман да истә…”

15 февральдә Татар халкының каһарман шагыйре, Ленин премиясенә лаек булган бердәнбер шагыйрь, Советлар Союзы герое Муса Җәлилнең һәм Татар халкын берләштерүгә үзенең моңы белән бөтен гомерен багышлаган легендар җырчы Илһам Шакировның туган көннәре. Шушы уңайдан мәктәпләрдә, китапханәләрдә, мәдәният йортларында, балалар бакчаларында шәхесләребезнең шигырьләрен сөйлиләр, җырларын җырлыйлар, язмаларын тыңлыйлар, мәчетләрдә алар рухына дога кылалар. Бу изге гамәлләр хәтеребезне яңарта, күңелләрдә горурлык хисе уята.

15 февральдә Ижау шәһәренең Муса Җәлил исемендәге китапханәсендә дә музыкаль-шигъри кичә үтте. Кичәдә 2021 елда “Җәлил укулары” Халыкара әдәби бәйгесендә катнашып, II турга узган балалар, өлкәннәр Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр. Алар Венера Гатауллина, Саҗидә Аширова, Фагыйлә Шәймәрданова, 10 нчы мәктәптән — Ралина Шәехова, Сәрия Сибгатуллина, Ләйсән Гулиева, Сафина Вансовер, 17 нче мәктәптән — Рәсүл Мәрданов, Габдулла Тукай исемендәге 6 нчы гимназиядән — Алия Гафурова, Иллария Садыйкова. “Бәхет” ансамбле, Әлфия Рәҗәпова, Самира Макарова, Әһлия Динмөхәммәтова, Зиннур Носратуллин Илһам ага Шакиров репертуарыннан җырлар башкардылар. “Шатлык” халык ансамбле җитәкчесе Фәния ханым Гаделшина Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамлендә чыгыш ясаган, Илһам Шакиров белән бергә эшләгән еллары турында хатирәләрен яңартты. “Яңарыш” газетасы журналисты Элмира Нигъмәтҗан тамашачыларга үз шигырен бүләк итте.

Шулай ук газетабызда каләм чарлаучы Элиза Мөхәммәтҗанова үзенең шигырьләрен укып үтте. “Яңарыш” газетасы редакторы Рәм­зия Габбасова укучыларга, укытучыларга әлеге кичәдә катнашканнары өчен зур рәхмәтен белдерде. Киләчәктә туган телебезне тырышып өйрәнергә, апрель аенда узачак “Туган телем – иркә гөлем” бәйгесендә катнашырга чакырды. Китапханәгә Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән әдәби китаплар бүләк итте. 10 нчы мәктәп укытучысы Гүзәл Үлмәсова мәктәптә Муса Җәлил хөрмәтенә узган һәм уздырылачак чаралар белән таныштырды, тиздән мәктәптә эшләп килгән Муса Җәлил музеена башкаларга да сәяхәт кылырга мөмкинлек булачагын әйтте. 17 нче мәктәп укытучысы Алсу Шәяхмәтова беренче сыйныфларны укыта. Ул да балаларның “Җәлил укулары”, “Туган телем-иркә гөлем” бәйгеләрендә катнашачак­ларын әйтеп үтте. Габдулла Тукай исемендәге 6 нчы гим­назиянең рус теле укытучысы Валентина Чазова: “Мин үзем удмурт милләтеннән. Татар теле мине бик кызыксындыра. Бүген татар телендә сөйләгән шигырьләрне рәхәтләнеп тыңлап утырдым. Татар теле бигрәк матур, җыр кебек агылып, колакларны иркәли. Үземнең сүз байлыгын арттырдым. Удмурт теле белән татар телендә охшаш сүзләр дә күп. Бүген кичә бик җылы атмосферада үтте, зур рәхмәт сезгә”, – диде.

Узган ел “Җәлил укулары” Ха­лык­ара әдәби бәйгесендә Уд­муртиядән 100 дән артык кеше кат­нашты. Шушы көннәрдә әлеге бәйгегә нәтиҗә ясалды. Нәтиҗәдә, Ижау шәһәренең “Чулпан” балалар үзешчән театры “Коллектив белән фронтовик язу­чыларның әсәрләрен башкару” номинациясендә Риза Ишморатның “Кайту” драмасыннан өзек күрсәтеп, III турга үтеп, II урынга лаек булды.

Ел саен Ижауның “Энҗе” бала­лар бакчасында февраль аенда узучы чараларны, шөгыльләрне ту­лысынча Муса Җәлил һәм аның көрәштәш дусларына багышлыйлар. Балалар Җәлилнең балачагы, сугышка кадәр һәм сугыш вакытындагы тормышын зур кызыксыну белән өйрәнәләр. Быел да, традиция буенча, бакчага Муса Җәлил исемендәге китапханәнең хезмәткәре Рәмзия Гыйззәтуллина килеп, балаларны герой шагыйребезнең иҗаты, шигырьләре белән таныштырды. Очрашу вакытында уздырылган “Син Җәлилне беләсеңме?” сорау — җавап уенында балалар актив катнаштылар.

Рәфилә Рәсүлева

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*